Тырыш кешегә дәүләт тә ярдәм итә
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге яңа җитәкчесе итеп Шәрифуллин Илшат Гали улы билгеләнде.
Ул 1994 елда Балтач районының Борбаш авылында туган. Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаган. Моңа кадәр ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенция үзәгендә эшләде.
Яңа җитәкче белән 2026 елда крестьян-фермер хуҗалыкларына, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме турында сөйләштек.
– 2026 елда да күп субсидияләр гамәлдә булачак, – диде ул. – Шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы сыерларга бер сыерга 6300 сум исәбеннән субсидия бирелә. Кәҗә, сарык, саулык бәрәннәргә бер башка 1000 сум. Сарык һәм саулык бәрәннәргә моңа кадәр субсидия бирелгәне юк иде.
Тагын товарлыклы һәм нәселле таналар һәр берне бозаулаган сыерларга, үгез бозаулар сатып алуга субсидия бар. Товарлыклы тана алганда бер башка 80 мең сум (бәясенең 70 процентыннан артык түгел), нәселле тананың һәркайсына 90 мең сум (бәясенең 70 процентыннан артык түгел) бирелә. Моңа кадәр үгез бозаулар алган өчен бирелми иде.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бройлер чебиләре (1 башка 100 сум, бәясенең 50 процентыннан артык түгел), үрдәк бибиләре (1 башка 120 сум, бәясенең 50 процентыннан артык түгел), каз бибиләре (1 башка 200 сум, бәясенең 50 процентыннан артык түгел), күркә чебиләре (1 башка 200 сум, 1 башка бәясенең 50 процентыннан артык түгел) алган өчен субсидия каралган.
Тагын ат асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга 3 яшьтән олы бияләр өчен 1 башка 5000 сум исәбеннән субсидия бирелә.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга кечкенә ферма салу өчен дә ярдәм бар. 5 сыерга исәпләнгән ферма өчен – 500 мең сум, 8 сыерга 1 млн сум бирелә.
– Крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерергә теләүчеләр нинди ярдәмгә өметләнә ала?
– 5 млн сумга кадәр грант (проект бәясенең 90 процентыннан артык түгел, кимендә 10 процент үз акчаң булырга тиеш). Грантны үзләштерү срогы – 18 ай.
8 млн сумга кадәр грант (проект бәясенең 80 процентыннан артык түгел, кимендә 20 процент үз акчаң булырга тиеш. Грантны үзләштерү срогы – 18 ай.
15 млн сумга кадәр грант (проект бәясенең 70 процентыннан артык түгел, кимендә 30 проценты үз акчаң булырга тиеш). Грантны үзләштерү срогы – 18 ай.
30 млн сумга кадәр (проект бәясенең 60 процентыннан артык түгел, кимендә 40 процент күләмендә үз акчаң булырга тиеш). Грантны үзләштерү срогы – 24 ай.
Техника, җиһазлар алганда 10 млн сумга кадәр (чыгымнарның 60 процентыннан артык түгел) субсидия бирелә.
– Махсус хәрби операциядә катнашучыларга биреләчәк грант турында да әйтеп үтсәгез иде.
– Ул “Агромотиватор“ дип атала. Әлеге грантны алу өчен 2022 елның 24 февраленнән ДНР, ЛНР һәм Украина территорияләрендә махсус хәрби операциядә катнашучылар, РФ гражданнары грант алу өчен гариза бирә ала.
2022 елның 30 сентябреннән Запорожье һәм Херсон өлкәләре территорияләрендәге операцияләрдә катнашучылар, 2014 елның 11 маеннан ДНР һәм ЛНР властьлары карарлары нигезендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар грант алу өчен гариза бирә ала. Грант крестьян-фермер хуҗалыклары төзү яки аларны үстерү өчен бер тапкыр бирелә: ит яки сөт мөгезле эре терлекләре өчен – 7 млн сумга кадәр (чыгымнарның 90 процентына кадәр), башка юнәлешләргә – 5 млн сумга кадәр (чыгымнарның 90 процентына кадәр).
Дәвамы бар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев