erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тыйнаклык бу очрак өчен түгел

Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова Лин атакай җитәкчелегендә Арчаның Покров чиркәве активы белән очрашты.

22 ноябрьдә Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы православие җәмәгатьчелегенең IV форумы була. Ул Мәрьям Ана Казан иконасы табылуның 440 еллыгына туры китереп үткәрелә.

Әлеге чара алдыннан район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова Лин атакай җитәкчелегендә Арчаның Покров чиркәве активы белән очрашты.

Арчаның үзәгендә үк булуына, ул яктан бик еш кыңгырау чыңнары ишетелүгә карамастан, чиркәүне без читләтеп үтәбез, аның белән кызыксынмыйбыз. Шул ук вакытта берәр шәһәргә экскурсиягә баргач иң беренче булып чиркәүләргә алып керәләр бит. Матурлыкларына сокланып йөрибез. Бай тарихлы үзебезнең чиркәү дә алардан ким түгел.

Бер елны Санкт-Петербургтан кайткач кызыксынып Арча үзәгендәге чиркәүгә кердем. Мине шундый ачык каршы алдылар. Бөтен нәрсә белән таныштырып, чын экскурсия оештырдылар. Биредә тормыш гөрли. Бакчаларында яшелчә, җиләк-җимеш үсә. Территориядә кечерәк кенә бер йорт бар. Шунда да алып керделәр. Үзләре үстергән яшелчәләрдән кышка салатлар ясап, банкаларга тутырып тезеп куйганнар. Аптыраулы карашымны күреп:

– Төрле хәлдәге кешеләр бар бит. Ашарларына алырга акчалары җитмәгәннәр азмыни? Шулар өчен ризыклар әзерлибез. Керәләр икән, ашатып чыгарабыз. Шулай ук юлаучыларны да кире бормыйбыз, – дип аңлатканнар иде ул чакта.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәзерге вакытта  Арчаның Покров чиркәве ни белән шөгыльләнә? Ничек көн күрә? Киләчәккә планнары нинди? Бу көнге очрашуның беренче максаты шул булса, икенчесе – форумга кандидатлар сайлау иде.

Арча мәчетләрендә (бу урында чагыштыру, бәлки, дөрес тә түгелдер. Әмма газета укучылар чагыштыру дип түгел, киңәш-табыш итү дип кабул итсеннәр иде) даими рәвештә төрле дини чаралар үткәрелеп килә. Бу хакта газета битләрендә хәбәрләр басыла, мәкаләләр языла. Чиркәүдә дә дини чаралар еш оештырыла. Тик, кызганыч, вакытлы матбугатта яктыртылып бармагач, без кыңгырау чыңыннан гына чиркәүдә ниндидер чара барганын аңлыйбыз. Якшәмбе мәктәбе булдыруны планлаштыралар. Ул хакта да бик күпләр хәбәрдар түгел.

– Үз арагыздагы активларны тупларга, алдан чаралар планы төзергә, күбрәк кешене дингә тартырга кирәк, – диде Гөлнара Гарипова. – Дин бервакытта да кешене начарлыкка өйрәтми. Квартал саен очрашыйк, үткән чараларга нәтиҗә ясыйк, буласыларын барлыйк. Сез бик тыйнак. Бу яхшы сыйфат, әмма бу очракта кыюрак булырга кирәк. Бүген без район хатын-кызлар советын активлаштырабыз. Урыннарга чыгып әңгәмәләр оештырыла. Ялгызаклар саны арта, төзелгән гаиләләрнең 30-40 проценты таркала. Ни өчен гаилә бер бала белән генә калу ягын карый? Балигъ булмаганнар арасында җинаять юлына басучылар ешая. Исерек аналар җәмгыятебезне бизәми. Исерек килеш руль артына утырып чыгучылар бер гаепсез кешеләр тормышына куркыныч тудыра. Проблемалар бик күп бит. Бәлкем, ул кешеләр сезнең ярдәмгә, киңәшкә мохтаҗдыр. Билгеле бер вакытны билгеләгез, газета аша хәбәр итегез, килсеннәр, киңәшләшсеннәр. Сез алар өчен таяныч булырга тиеш. Очрашулар оештырыгыз, аралашыгыз. Дингә яшьләрне тартыгыз. Сездән активлык көтәбез. 

 Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X