erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Төзегәннең киләчәге бар

Узган җомгада Наласа авылында күңелле вакыйга булды. “Авыл җирендә аренда торагы” программасы буенча төзелгән биш йорт файдалануга тапшырылды.

Тантанада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова, әлеге йортларны төзегән “Арча КСМы” ширкәте җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев, “Кырлай” һәм “Игенче” ширкәтләре җитәкчеләре Марат Кәримов белән Марат Вахитов катнаштылар.

Авылда төзелгән һәр бина, һәр йорт аның бөтенлеген арттыра, матур киләчәгенә өмет тудыра. Моннан берничә ел элек Наласа авылында яңа урамга нигез салына язган иде инде. Яшьләрне чакырып урыннарын да билгеләп йөрделәр. Тик җир өчен түләү мәсьәләсенә килеп җиткәч көймә комга терәлде. Кемнең 60–70 мең сум акча чыгарып саласы килсен инде, әле бит бу җир өчен генә, өй саласы кешене кычкыртып талау кебегрәк иде инде бу. Риза булучы табылмады, ул җирләр хәзер барыбер буш тора.

Узган атнада үткән киңәшмәдә “Северный” ширкәте җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин да шушыңа охшаш проблема күтәрде.

– Йорт салам дигән кешегә авыл җирлекләре башлыклары җир юк, дип белдерә. Хәзер безнең яшьләргә җирне башка урыннан эзләргә каламыни инде? Ветераннарга дигән йортларның да күпмедер өлешен авылда салып була иде. Күпме яшьләр шунда китте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу мәсьәләне хәл итүдә “Курса МТСы” ширкәтенә җитүчеләр юк. Соңгы елларда гына хуҗалык үз исәбенә 12 фатир төзеде, бишесе – 2шәр фатирлы, икесе – аерым йортлар. Газы, суы, уты кергән, сарае бар, капка-койма эшләнгән. Рәхим ит, тырышып эшлә генә.

Наласада һәм Яңа Иябашта аренда торагы программасы буенча йортлар төзелүдә “Сервис-Агро” ширкәте җитәкчесе Габделхәй Кәримовның  өлеше зур, билгеле. Наласадагы йортларның ачкычлары икътисадчы Азат Галиевка, ветеринария табибы Реваль Хәлиуллинга, механизатор Фаил Исхаковка, ясалма орлыкландыру технигы Илназ Ивановка (хатыны Миләүшә икътисадчы), ясалма орлыкландыру технигы Булат Гарәпшинга тапшырылды.

– Аренда торагы программасы буенча торак алучылар килешү төзегән хуҗалыкта 5 ел эшләргә тиешләр, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин. – Әлеге торакны алучы аренда хакы түләп бара һәм 5 ел узгач ул торакның калган бәясен түләп сатып алырга хокуклы. “2020 елның 1 гыйнварыннан “Торак наймы” дигән федераль программа гамәлгә керә. Аны “Аренда торагы” программасының дәвамы дип тә әйтергә мөмкин. Ул да авыл җирлегендә яшәүчеләрне торак белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Торак бәясенең 80 процентын дәүләт, 20 процентын хуҗалык түли. Найм торагында яшәүче шулай ук 5 ел килешүдә күрсәтелгән җирлектә эшләргә тиеш. Ул найм бәясен түләп бара, 5 ел узгач әлеге торакның калган бәясен түләп үзенә алу хокукына ия. Әгәр әлеге гаиләдә балалар туса, торак бәясе бюджет исәбенә киметелә.

Ильяс Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X