Удмуртия республикасының Шаркан авылында "ПРОгресс 2.0 " мәдәният хезмәткәре өчен төбәкара лагерь уза
Укуларда Арча район Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова катнаша.
- Укуларда катнашу өчен 200 мәдәният хезмәткәре гариза юллаган. Татарстаннан бары тик ике генә Мәдәният йорты хезмәткәре узган (Балтач, Арча). Мәдәният өлкәсендә әйдәп баручы белгечләрдән мастер-класслар, форсайт-сессия, мотивацион тренинглар, Удмуртия Республикасының иң яхшы мәдәни брендлары белән танышу файдалы булачак. Яңа идеяләр туплау, иҗади үсеш өчен бик яхшы мөмкинлек, - диде Ләйлә.
Укулар 3нче июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев