Укучылар имтиханнарга әзерләнә
Арчада укучылар төп дәүләт имтиханнары биремнәрен эшләп карады.
5нче гимназиядә район мәктәпләрендә белем алучы 9нчы сыйныф укучыларын химия, биология һәм физика фәннәре буенча төп дәүләт имтиханнарына әзерләү буенча осталык классы үтте. Ул “Үсеш ноктасы” үзәге эшчәнлеге кысаларында оештырылды.
“Районда укучыларны төп һәм бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләүгә зур игътибар бирелә, – диде район мәгариф идарәсе методисты Алия Фәйзрахманова. – Барлык мәктәпләрдә дә “Үсеш нокталары” үзәкләре юк. Шуңа күрә ел дәвамында 9нчы һәм 10нчы сыйныф укучылары әлеге үзәкләр булган мәктәпләргә барып, укытучылар белән химия, физика һәм биология буенча имтихан биремнәрен чишәләр, имтиханда вакытны дөрес бүләргә өйрәнәләр. Узган атнада Арчаның 5нче гимназиясендә 40 укучы шундый осталык классында катнашты. Алар химик реакцияләр, микроскоп белән эшләү үзенчәлекләре, физик законнар буенча белемнәрен камилләштерде. Мондый чаралар укучыларны имтиханнарга әзерләүдә уңайлы мохит тудыруга ярдәм итә”.
Фотолар район мәгариф идарәсеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев