erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Укытучылар “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзек куйды. Галәви ролен Фәнис Җиһанша башкарды

Соңгы кыңгырау чыңлады

24 май көнне район мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады.

Бу уңайдан аларда искиткеч матур, дулкынландыргыч тантана узды. 

Соңгы кыңгырау унберенче, тугызынчы сыйныф укучылары өчен генә түгел, укытучылары, әти-әниләр өчен дә үзенчәлекле бәйрәм.

Арчаның беренче мәктәбендә үткән соңгы кыңгырау бәйрәме күңелне тибрәтте, мәктәп елларына алып кайтты. Оештыра беләләр биредә бәйрәмнәрне! Сокланмыйй мөмкин түгел! Дәрәҗәле кунаклар да килгән иде.     Район башлыгы Илшат Нуриев яңа тормышка аяк басучы егетләр һәм кызларга хәерле юл, уңышлы башлангычлар теләде. Чыгарылыш кичәсен күңелле дә, шул ук вакытта моңсу да вальс бизәде, күңелләрне җилкендереп соңгы кыңгырау чылтырады. Бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре, рәхмәт сүзләре... Алар унбер ел буе алар белән бергә булган укытучыларга, бергәләп тырышкан, дулкынланган, борчылган, бу көнне дә тантананың һәр мизгелен күз алмыйча күзәтеп, баласы өчен җан атып торган әти-әниләргә.

Курса Почмак мәктәбендә унберенче сыйныфны быел өч, тугызынчы сыйныфны сигез укучы тәмамлаган. Шуларның дүртесе өчен дә кыңгырау соңгы тапкыр чыңлаган. Биредә соңгы кыңгырау бәйрәме башкалардан аермалы буларак 25 майда үткәрелде. Аның сәбәбе дә бар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Үзебездә укыган шәхесләрнең мәктәптә белем алучы иҗатта, сәнгатьтә уңышларга ирешкән балаларга үз премиясен бирү мөмкинлеге бар. Бездә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театыр артисты, Татарстанның атказанган һәм халык артисты Фәнис Җиһанша укыган. Рөхсәт сорап Татарстанның Мәдәният министрлыгына хат яздык. Министр Ирада Әюпова хуплап кабул итте. Фәнис Җиһаншаның кайту җае 25енә туры килде. Ул соңгы кыңгырау бәйрәмендә сигезенче сыйныф укучылары Ильвина Шакирова белән Зөһрә Хәеровага үз премиясен тапшырды, – диде мәктәп директоры Нурзилә Сабирҗанова

Әмма биредә бәйрәм аның белән генә тәмамланмаган. Дәвамы буларак  клубта “Монда тудык, монда үстек без” дигән исем астында очрашу кичәсе узган. Анда Татарстанның атказанган һәм халык артисты Шамил Әхмәтҗанов, Югары Масрада туып-үскән, Казанда яшәүче һәвәскәр шагыйрь, 600дән артык шигырь, 100дән артык җыр авторы Наил Минһаҗев та чакырылган.

– Авыл халкы өчен дә бәйрәм булды ул көнне. Җылы очрашу килеп чыкты. Шамил Әхмәтҗанов җырлары, Наил Минһаҗев шигырьләре белән сөендерде. Укучылар чыгыш ясады. Тугызынчы сыйныф укучысы Гүзәл Әхмәдиеваның җырлавын Шамил абый бик ошатты. “Бөтен нечкәлекләренә туры китереп җырлыйсың, сеңлем. Шул юнәлештә укырга китәргә теләсәң, ярдәм итә алам. Киләчәгең бар”, – диде ул. Танылган җырчыдан мондый зур бәя алу үзе дәрәҗә, – диде Нурзилә Сабирҗанова. – Укытучылар “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзек куйды. Галәви ролен Фәнис Җиһанша уйнады.

... Соңгы кыңгырау, саубуллашу, имтиханнар, мөстәкыйль тормыш... Юлларыгыз сикәлтәсез булсын, балалар. Хәерле сәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре