Ул донорлар җыеп кына калмый, үзе дә донор
Афәрин!
Яңа Кенәрдә донорлар көне булып узды. Казаннан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының "ТРның кан үзәге" хезмәткәрләре кайтты -
күчмә бригада мөдире Хәйдәр Абдрахманов, өлкән шәфкать туташы Гөлнара Бикмөхәммәтова. "Безгә килергә яраталар, - ди Яңа Кенәр участок хастаханәсе мөдире Айсылу Асылгәрәева. - Чөнки бездә халык бу чарага җитди карый. Кан бирергә киләләр. Бу юлы 64 кеше кан бирде. 6сы - беренче тапкыр". "Сез үзегез кан бирдегезме?", - дип сорамый кала алмадык. "Әйе, мин 6нчы тапкыр донор булдым, - дип җавап бирде Айсылу Асылгәрәева. - Беренче тапкыр студент вакытта туганыбыз хастаханәдә операция ясаткан вакытта бирергә туры килде. Менә шуннан соң ел да донор булам. Зыянын күрмим. Үземне яхшы хис итәм".
Бригада Яңа Кенәргә ярты елга бер тапкыр килә. Элек бер елга бер тапкыр килгән. Бигрәк тә "первая отрицательная группа" кирәк икән. Бу сирәк группа.
Айсылу Казан дәүләт университетын 2018 елда тәмамлый. Стоматолог. Эшендә уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев