erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Ул мизгелләрдә бөтен зал елады

Түземлек сезгә, әниләр

Арча мәдәният йорты тамаша залы шыгрым тулы. Бүген анда илебезгә батыр уллар үстереп биргән әти-әниләр, бергә тормыш йөген тартып барган хатыннары, балалары, туганнары җыелды.

Бүгенге көндә йөзләгән райондашыбыз ил чиген саклый. Без курку белмәс егетләребез белән горурланабыз. Тик, кызганыч, хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булганнары да бар. Алар күңелләрдә мәңге сакланачак.

Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган бәйрәм махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган егетләребезнең якыннарына орден-медальләрен тапшыру белән башланып китте. Аларны район башлыгы Алмаз Хисаметдинов, хәрби комиссар Азат Вахитов тапшырды. Район башлыгы шундый батыр уллар үстергән әти-әниләргә баш иеп рәхмәтен белдерде. 

Экранда геройларның портретлары. Халык торып басып. алкышлар аша аларга хөрмәтен, рәхмәтен белдерә. Күзләрдә яшь. Бөтен зал елый. Түземлек, түземлек, түземлек сезгә, әти-әниләре, хатыннары, туганнары. Үлгәннәргә мәңгелек дан, исәннәргә җиңү яулап исән-сау кайтуларын телибез.

Шулай ук тылда егетләребезгә ярдәм оештыручыларны да рәхмәт хатлары белән билгеләп үттеләр.

Тулырак назетабызның киләсе санында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре