erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Ун сәгать землянкада яттым»

“Яраклы, дип тапсалар, яңадан китәм”, – ди.

Печмәнтау авылыннан. Кечкенәдән офицер булу турында хыяллана. Прапорщик булып хезмәт итә. Армиядән кайтып бер ел үткәч, хыялын тормышка ашыру максатыннан, егет яңадан хезмәт итәргә китә. 1985 елда үзен Әфганстанга җибәрүләрен сорап рапорт яза.

– Ул вакытта өйләнмәгән идем әле. Тикшерделәр. Ни өчен үз теләге белән барырга ризалык биргән? Шуны ачыкладылар. Аннан Кабул шәһәрендәге зенит-ракета полкына җибәрделәр. Машиналар колоннасын озатып йөрдек. Машиналарда солдатлар. Йөзәр машина. Без шуларны таулар аша озата барабыз.

– Фильмнарда бик яман күрсәтәләр. Атышлар, шартлаулар, үлемнәр...

– Өйләнмәгән, гаиләм юк, яшь чак, үлем турында уйлыйсыңмы соң? Мин озатканда андый шартлаулар булмады. Бер тапкыр һөҗүм ясадылар. Анысында да техника шартламады, пулялардан машиналарда тишекләр генә барлыкка килде, яраланучылар, үлүчеләрсез үтте. Исән кайттык. Госпитальдә яттым, тик яраланып түгел, сары авыруы белән. Киң таралган иде ул анда. Әфганстаннан иң беренче безнең полк чыкты. Бик озын колонна иде. Өч машина саен бер БТР саклап бара. Өстә вертолетлар оча. Куркынычсыз урынга кадәр шулай озаттылар. Аннан Үзбәкстанның Сәмәрканд өлкәсендә, Термезда хезмәт иттем.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Үзбәкстаннан Васил Садиров Германиягә китә. Бу вакытта өйләнгән, бер баласы була. Бераздан аларны да үз янына ала. Икенче балалары шунда туа. Дүрт ел ярым хезмәт иткәннән соң Казанга кайта. 1995 елда үз теләге белән Чечняга китә. Грозный шәһәрен миналардан чистартуда катнаша.

– Оборона министрлыгы ярдәме белән (мин 31 елдан артык хезмәт иттем) Казанда фатир алдым. Хәзерге вакытта Печмәнтауда яшим. Махсус хәрби операция башлангач, анда барып, үз күзләрем белән күреп кайтасым килде. Яшең чыккан инде, дип хәрби комиссариаттан өч тапкыр кире бордылар. Быел миңа 64 яшь тула. Дүртенчесендә генә (Россия Президентының 65 яшькәчә алырга була, дигән Указы чыкты) контракт төзеп китә алдым. Луганскида, Красно-Лиманск юнәлешендә алгы сызыкка эләктем. Яраландым. Землянкадан гына чыккан идем, дронны күреп алдым, чүгәләдем. Тик... Артка гына снаряд төште. Кыйпылчыгы миңа эләкте. Ун сәгать землянкада яттым. Анда яраны бәйләделәр. Аннан алты кеше өч километр араны күтәреп госпитальгә алып барды.

Госпитальдән госпитальгә йөри-йөри Васил Рязаньга килеп төшә. Операция ясыйлар. 28 көн дәвалана. Тернәкләнү өчен өенә кайтаралар. Тик ярасы төзәлеп бетә алмый, яңадан егерме көн госпитальдә ята. Өченче мартта хәрби табиблар комиссиясе караячак. “Яраклы, дип тапсалар, яңадан китәм”, – ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X