Уңышлар сере – бердәмлектә
“Курса МТСы“ ширкәте механизаторы Динар Шакиров узган ел 365 көн эшкә чыккан. Тагын бер көн өстәлә торган ел булса, бу сан тагын да артыр иде әле. “Механизатор, комбайнчы шоферларны аерып алып мактап булмый, аларның һәрберсе хөрмәткә лаеклы“, – дип сөйләде хисап җыелышында баш агроном Рәсим Хәбибуллин.
Шулай булса да (җыелышка килүчеләр арасында бүләк алмаучылар калмагандыр да), кемнәрнедер әйтми китү мөмкин түгел. Менә Мансур Хуҗиәхмәтовны алыйк. Лаеклы ялда булса да, 2025 елда эшкә чыккан көннәр буенча ул Динар Шакировтан аз гына калыша. Кыр эшләре вакытында район башлыгының бүләген алмый калган елы юктыр.
Менә шундый остазлар белән янәшә эшләү яшьләр өчен үзе бер мәктәп бит инде. Гаилә династияләре дә аз түгел хуҗалыкта. Әхәт Шәрәфиев улы Рәмис белән, Рәйхан Галимуллин улы Илнур белән, Миннехәй Сафиуллин улы Надир белән, Ренат Шакиров улы Динар белән кырлар иңләп бай тәҗрибәләрен яшьләргә тапшырган игелекле остазлар. Аларның күбесе әле бүген дә уллары белән кем әйтмешли, җир җимертеп эшләүләрен дәвам итә.
Хуҗалыкта шундый тәртип яшәп килә: терлекчелектә кимендә 25 ел эшләп лаеклы ялга чыгучыларга бозау бүләк итеп бирәләр. Быел андый бүләкне Алан авылында бозау караучы Илһамия Садыйкова алды. Механизаторларга трактор бүләк иткәннәре дә булды.
Хисап җыелышында район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов катнашты. Ул хуҗалыкның хезмәт алдынгыларына республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, район башлыгының, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Рәхмәт хатларын тапшырды. “Курса МТСы“ ширкәтенең район ирешкән уңышларга зур өлеш кертүен билгеләп үтте, авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт әйтте.
Баш зоотехник Рафил Абдуллин, баш икътисадчы Алия Габделфәртова, баш агроном Рәсим Хәбибуллин үз өлкәләрендәге эшчәнлеккә хисап тоттылар.
“Курса МТСы“ ширкәте 2025 елда игеннәрнең һәр гектарыннан уртача 46,4 центнер уңыш җыйнап алды. Комбайнчылар Айрат Гыйниятов, Радик Хәбибуллин, Илнар Каюмов, Әхәт Шәрәфиев, Ранис Хөснетдинов, Марсель Миңһаҗев, Рамил Галиевнең хезмәтләрен югары бәяләделәр.
Хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов хезмәт алдынгыларын сәхнәгә чакырып, һәрберсе турында җылы сүзләр әйтеп бүләкләр тапшырды. Сыер савучылар Фирүзә Сабирова, Елена Заболотских узган ел 10ар тоннага якын сөт сауганнар. Хуҗалык буенча бер сыердан уртача 7862 килограмм туры килә. Киләчәктә бу саннар күпкә артыр, дигән өмет белән яшиләр. Узган ел 1000 сыерга исәпләнгән сөтчелек комплексына нигез салынды, аны быел сафка кертергә җыеналар. Азык үзәге, дезбарьер, яңа сенаж траншеялары эшләнде.
Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина эчтәлекле хисап ясады, җирлектә булган проблемаларны “Курса МТСы“ ширкәте белән бергәләп хәл итеп киләләр. Хуҗалык тракторлары халык йокыдан торганчы урамнарны кардан чистарталар. Шул ук иген басуларында фидакарьлек күрсәтеп эшләгән механизаторлар чистарта инде ул урамнарны.
Халыктан җыелган һәм аңа бюджеттан өстәлгән акча исәбенә бик күп эшләр башкарылган. Халык тулы канлы тормыш белән яши, абзар тутырып терлек асрый. Хуҗалык җитәрлек азыгын бирә, төрле программалар ярдәмендә кече фермалар төзиләр, терлек алалар. Хуҗалык һәм дәүләт булышлыгы белән 40тан артык йорт төзелгән.
Хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов хисап җыелышына килүчеләргә ел саен тагын бер бүләк ясый: Казаннан барыбыз да яраткан артистларны чакыра. Быел Илмира һәм Рафил Җәләлиевлар чыгышын карап рәхәтләндек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев