Уңышлар сиңа, Адилә!
Афәрин!
Ел дәвамында Укучылар сараенда шашка ярышлары этаплап үткәрелә. Укучылар арасында иң көчле шашкачылар билгеле була бара. Менә яңа гына икенче этабы үтте. Сүзебез иң кечкенә яшьтәге кызлар (2015-2017 елгылар) арасында үткән ярышта җиңгән Адилә Хәбибуллина турында. “Адилә Хәбибуллина кабат район чемпионы исеменә лаек булды, – дип сөйли тренеры Хәйдәр Зиннәтуллин. – Бер атна элек ул шахмат буенча да беренче урынны алган иде. Шашка, шахмат буенча ул район ярышларында 8нче тапкыр катнашты, 6 тапкыр чемпион калды́, 2 тапкыр 2 нче урынны алды. 2нче сыйныф укучысы өчен бик зур нәтиҗә бу! Гомумән, балаларга шашка, шахмат уеннары бик файдалы. Ул башны эшләтә, алдан уйлап, эш итәргә өйрәтә һ.б.”.
Уңышлар сина, Адилә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев