erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Уңышларга ачкыч – безнең үзебезнең кулда

Әңгәмәдәшебез – Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев– Илшат Габделфәртович, инде тарихка кереп калган 2022 ел районыбыз өчен кайсы яклары белән истәлекле булды?

– Узып киткән ел гади булмады, әмма без аны лаеклы күрсәткечләр белән тәмамлый алдык, игеннәрдән яхшы уңыш үстердек, спорт объектлары һәм фельдшер-акушерлык пунктлары төзүне, мәдәният йортлары һәм мәктәпләрне, паркларны һәм җәмәгать урыннарын, тротуарларны һәм балалар мәйданчыкларын төзекләндерүне дәвам иттек.

2022 ел нәтиҗәләре аграр тармак өчен куанычлы тәмамланды. Бигрәк тә үсемлекчелек өлкәсендәге уңышларыбыз куандырды. 57,6 мең гектардагы чәчүлек мәйданнан барысы 232 мең тоннадан артык икмәк җыйнап алынды, бер гектардан уртача 40 центнердан артык уңыш чыкты. Район ашлыкның тулай җыемы буенча узган елда да республикабызда беренче урынны яулады.

Бәрәңге уңышы да сөендерерлек, 1684 гектардагы мәйданнан (шуның 1200 гектары  “Кырлай“ агрофирмасында) 56 мең  тоннадан артык икенче икмәк җыйналды. Республикада үстерелгән өч бәрәңгенең берсе – безнең районныкы. Республикада иң күп бәрәңге игүче “Кырлай“ агрофирмасы сентябрь аеннан башлап яңа елга кадәр атна саен Казан шәһәрендә 6-7 базарда бәрәңге сатуны оештырды.

Терлекчелектәге күрсәткечләргә килсәк, барысы 64,4 мең тонна сөт җитештерелде, бу узган елдагыдан 4 процентка артык. Әмма терлекчелек тармагындагы нәтиҗәләр канәгатьләндерерлек түгел әле. Дөрес, бездә үрнәк итеп куярлык хуҗалыклар да бар. Алдагы елларда терлекчелек өлкәсендә дә уңай  якка үзгәрешләр булачагына ышанычым зур. Соңгы вакытта сөтчелек комплекслары, азык әзерләү үзәкләре төзү, иске фермаларны үзгәртеп кору буенча актив эш алып барыла. “Яңарыш“ һәм “Кырлай“ агрофирмаларында сөтчелек комплекслары сафка басты. “Казанка“ агрофирмасында 300 башка исәпләнгән комплекс төзелеп бетте. “Северный“ ширкәтендә 5960 баш терлеккә исәпләнгән сөтчелек комплексы төзелә. Ел ахырында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, министр Марат Җәббаров ярдәме белән “Яңарыш“ һәм “Кырлай“ агрофирмаларына 1032 баш нәселле таналар кайтарылды.

Язгы якта “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтенә 1200 баш тана кайтуы көтелә.

“Игенче“ агрофирмасында 780 башка исәпләнгән сөтчелек комплексы төзергә  әзерләнәләр. “Кызыл Яр“ ширкәтендә 500 башка исәпләнгән комплекс төзү планлаштырыла. “Заря“ агрофирмасында азык әзерләү үзәге төзеләчәк.

Хуҗалыклар, авырлыкларга карамастан, техниканы яңарту буенча да эш алып баралар. Узган ел 19 трактор, 7 ашлык һәм 1 азык җыйнау  комбайны, 3 чәчү комплексы сатып алынды.

Районда авылда яшәүчеләрнең хезмәт активлыгын үстерү юнәлешендәге федераль һәм республика программалары уңышлы тормышка ашырыла. 2022 елда шәхси ярдәмче хуҗалыклар – 29, крестьян-фермер хуҗалыклары – 55, кооперативлар 12,5 млн сумлык субсидия алдылар.

Районда торак төзү программасы уңышлы үтәлде, планда каралган 25 мең квадрат метр урынына 32 мең квадрат метр-дан артык торак сафка кертелде.

2022 елда Арча шәһәрендә 6 күп фатирлы йорт ныклап төзекләндерелде.

Арча шәһәрендә 8нче номерлы  балалар бакчасы бинасы ныклап төзекләндерелде, Апаз, Яңа Кырлай, Ашытбаш, Наласа, Арчаның 1нче мәктәбендә, Арчаның 5нче гимназиясендә ремонт эшләре башкарылды, Шушмабаш, Яңа Кырлай, Урта Курса мәктәпләрендә ашханәләр ремонтланды.

Штерә авылында яңа күп-функцияле үзәк салынды, Арча сәнгать мәктәбе бинасы ныклап төзекләндерелде.

Арча шәһәрендә заманча җиһазландырылган теш поликлиникасы, Үрнәк бистәсендә яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелде. Яңа Чүриле психоневрологик-интернаты, Арчада өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яш-үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге биналары ремонтланды.

Заманча шәһәр мохитен формалаштыру буенча чараларны тормышка ашыру кысаларында Арча шәһәрендә Совет мәйданын һәм Зур урамны төзекләндерү буенча эшләр төгәлләнде. Коммуна урамында төзекләндерү эшләре башкарылды.

Арчада “Безнең ишегалды“ программасы буенча 12 күп фатирлы йорт ишегаллары төзекләндерелде.

Татарстан Республикасында газлаштыру программасы буенча Урта Бирәзә авылында Һ.Такташ урамына, Айван авылының Көньяк микрорайонында 865 җир кишәрлегенә газ торбалары сузылды.

Субаш Аты авылында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты файдалануга тапшырылды.

Юллар төзү буенча да башкарылган эшләр шактый. Татарстан Республикасында юл эшләре программасы нигезендә Ашытбаш–Шушмабаш–Карадуган юлы, Арча шәһәренә көньяктан килү юлы (питомник янәшәсендә) ныклап төзекләндерелде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Җирле әһәмияттәге юл–урам челтәрен норматив хәленә китерү программасы буенча Арча шәһәренең 4 урамына тротуар салынды. Халыкның үзара салымы программасы буенча торак пунктларда 29 млн 154 мең сумлык юллар төзекләндерелде.

Башка программалар буенча башкарылган эшләр дә шактый.

Күргәнебезчә, район территориясендә сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният өлкәләрендә һәр кешенең тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлдерелгән проектлар тормышка ашырылды.

2022 ел безнең тормышның күп өлкәләрендә кискен үзгәрешләр, илебезнең үсеш юлында борылыш ноктасы булды. Бу ел илебез халкын дәүләт мәнфәгатьләрен, тарихыбыз, мәдәниятебезне – һәркайсыбыз өчен кадерле булган кыйммәтләрне саклауга берләштерде.

Хәзерге вакытта безнең райондашлар да махсус хәрби операцияләр зонасында үзләренең хәрби бурычларын үтиләр. Без аларның әлеге бурычларын намус белән үтәп туган якларга исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез. Аларны кирәк-яраклар белән тәэмин иткән волонтерлар, гуманитар ярдәмне алгы сызыкка кадәр илткән, хәрбиләрнең гаиләләренә булышкан һәркемгә зур рәхмәт!

– Һәр туган яңа елны яңа өметләр белән каршы алабыз. 2023 елда районда нинди зур эшләр планлаштырыла?

– Югарыда санап үткән уңышларыбыз – безнең уртак җиңүебез, яңа елда да мондый җиңүләребез күп булыр дип ышанам. Һәм уй-ниятләребезнең тормышка ашачагына шигем юк, чөнки барлык уңышларга ачкыч безнең үзебездә – ихтыяр көчендә һәм хезмәтне яратуда.

2023 елга планнарга килсәк, быел да 25 мең квадрат метрдан ким булмаган торакны файдалануга тапшыру күздә тотыла. Арча шәһәренең Төньяк микрорайонында Б.Урманче урамында социаль ипотека программасы буенча 48 фатирлы ике йорт төзеләчәк. Шушы ук урамда 45 фатирлы, Вәгыйзовлар урамында 28 фатирлы йорт төзелә.

Болардан тыш, шәхси йортлар төзү дәвам итәчәк.

Банк, Вәгыйзовлар, Маршал Жуков, Себер тракты, Күл урамнарында, Үрнәк бистәсендә, Төбәк-Чокырча авылында 7 күп фатирлы йорт ныклап төзекләндереләчәк.

“Арчабаш“ бистәсендә 500 урынлы, 8нче номерлы мәктәп төзелә башлады. Шурабаш авылы балалар бакчасы, Курса разъезды мәктәбе биналары ныклап төзекләндереләчәк.

Шура авылында күп функцияле үзәк төзү, Сөрде авылы мәдәният йортын, “Казан арты“ тарих-этнография музее биналарын ныклап төзекләндерү планлаштырыла.

Чулпан авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелә. Яңа Кенәр участок хастаханәсен ныклап төзекләндерү планлаштырыла.

Арча шәһәрендә универсаль спорт залы төзү буенча проект эшләнеләчәк. “Арча“ спорт мәктәбе бинасы ныклап төзекләндереләчәк.

Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру программасы кысаларында Арчада Коммуна урамы буйлап эшләр дәвам итәчәк (3нче чират).

2023 елда Арча–Сеҗе–Алан автомобиль юлы рәтләнеп бетәчәк. Арча шәһәрендә, авылларда урам юлларын төзекләндерү буенча күп эшләр  планлаштырыла.

Яңа елда һәр кешегә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар телим! Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев