Урак өсте катлаулы булачак, яхшы әзерлек кирәк!
27 июньдә «Курса МТС»ы базасында район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов катнашында хуҗалык җитәкчеләре белән семинар-киңәшмә булды.
Район җитәкчесе башта район авыл хуҗалыгы һә азык-төлек идарәсенең яңа җитәкчесе Абдуллин Ленар Илсур улы белән таныштырып үтте: «Сез аны яхшы беләсез, тәҗрибәле җитәкче, бергә-бергә матур итеп эшлик», – иде ул.
Хуҗалыкның машина трактор паркында комбайннар ремонтлыйлар. Җитәкче Рәүф Гыйләҗетдинов эшләр барышы белән таныштырды. Бер мөһим яңалык – ашламаларны сыек хәлдә куллана башлаганнар, кирәкле җайланмалар урнаштырылган, махсус агрегатлар алынган.
Район җитәкчесе, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, хуҗалык җитәкчеләре автобуска утырып, басулар буйлап үттеләр. Игенчелек технологиясе югары, чүпнең әсәре дә юк.
Хуҗалык техниканы яңартып тора, җир эшкәртү технологиясе, чәчүлекләрне тәрбияләү, урып җыюга әзерле һ.б. турында сөйләштеләр.
Түбән Курса ындыр табагында булдылар, һәркайда тәртип.
Соңыннан мәдәният йортында алда торган бурычлар, таләпләр, терлекчелетәге эшләр турында сөйләштеләр. Район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов быел урып-җыюның аеруча катлаулы булачагын искәртте. Ә терлекчелектә иң мөһим бурыч – якын киләчәктә тәүлеккә 500 тонна сөт җитештерү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев