erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Ураза бәйрәме белән!

Мөселманнарның ике зур бәйрәме бар, ди дин әһелләре.

Аның берсе - Ураза бәйрәме, икенчесе - Гает бәйрәме. Бүген шуларның берсе - Ураза бәйрәме.

Коронавирус белән бәйле махсус режимда мәчетләргә күпләп җыелып кына булмады. Мәчетләрдә тәравих намазлары укылмады, күпләп җыелып, ифтарлар да оештырылмады. Иң мөба­рәк бәйрәмнәребезнең берсе булган Ураза бәйрәме дә, иртән мәчетләргә җыелып, бәйрәм намазыннан башка узды. 

Халык Ураза бәйрәмен һәм ары таба да җомга намазларын күмәкләп үткәрүдән тыелып тора. Чөнки сәламәтлек – Ходай тарафыннан бирелгән иң зур әманәт. Без аны сакларга бурычлы.

Бүген иртәдән чиста, матур киемнәр киелде, якыннарыбызның хәлләрен белдек, табаларда коймаклар чыҗлады. Тәмле булсын! Ниятләребез кабул булсын! Бәйрәм белән! Үзегезне саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре