erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Үрнәкләрдән үрнәк алырлык

Тагын да якынайдык

Үрнәк авыл җирлегенә кергән мәдәният учреждениеләре бердәмлегенә сокланырлык. Алар һәрвакыт бергә. Берәр чара оештырасы булса, кайсыдыр идея бирә, калганнар күтәреп ала. Аннан уртага салып сөйләшәләр дә, эшкә  тотыналар.

Әниләр көненә нәрсә оештырырга, дип йөргәндә, Казанбаш авылы мәдәният йорты директоры Ләйсән Шакирҗанова Фоат Садриевның "Җәмиләнең җенләнүе" спектаклен сәхнәләштерергә, дигән тәкъдим белән чыга. Үрнәк авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре аның тәкьдимен шунда ук күтәреп ала.

- Бу спектакль – гади генә тамаша түгел, ә уйланырга, хисләнергә мәҗбүр итүче, тирән мәгънәле әсәр. Спектакльдә кеше язмышы, мәхәббәт, хыянәт, гаделсезлек кебек мәңгелек темалар күтәрелә. Җәмиләнең эчке дөньясы, аның җан газаплары, тормыш сынаулары аша үтүе тамашачыны битараф калдырмый, - диде Лесхоз мәдәният йорты җитәкчесе Альмира Хәнәфиева. - Башта аны үз җирлегебез авылларында күрсәттек. Көлкеле, шул ук вакытта тормыштан алынган, уйландыра торган бу спектакльне тамашачылар бик җылы кабул итте. Һәр чыгыштан соң: "Башка авылларга да йөрегез, бик күңелле..." дигән теләкләр ишетелде. Уңай кайтавазлар ишетеп, күрше авыллардан да чакырулар килде. Шулай итеп, без аны 20 авылда күрсәтә алдык. Хәтта күрше районнарга да чыктык. Репетицияләр вакытында кулны-кулга тотынып эшләдек. Ә спектакль чыкканнан соң без тагын да якынайдык. Район өчен үрнәк булырлык, үзара дус хезмәткәрләр булып таныла алдык, дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре