Урындык белән кыйнаган
Гаебен таныган.
Арча районы прокуратурасы 1989 елда туган Арча шәһәрендә яшәүче Х.га карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады.
2020 елның 11 декабренә каршы төндә Х. үзенең фатирында бергәләп спиртлы эчемлекләр белән сыйлангач, А. белән бәхәсләшеп китә, урындык алып аның башына суга. Тегесе идәнгә егыла. Х. моның белән генә канәгатьләнеп калмый, урындык белән башына, муенына сугуын дәвам итә. А. уртача авырлыктагы тән җәрәхәтләре ала, өч атнадан артык рәткә килә алмый.
Суд тикшерүе вакытында хөкем ителүченең гаебе тулысынча раслана. Аның гаебен тануын, җәзаны йомшарта торган сәбәпләрне, җинаятьнең авырлыгын һәм шәхесен исәпкә алып, суд аңа 1 ел 6 ай сынау срогы белән 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләде.
Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.
Ринат Газизов,
район прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев