erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үстергәнне югалтмаска, амбардагысы икмәк

Узган җомгада Арча сорт сынау участогында игенчелектәге мөһим бурычларга багышланган зона семинар-киңәшмәсе булды

Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, район башлыгы Илшат Нуриев, 12 районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләр, авыл хуҗалыгына кагылышы булган оешмалар вәкилләре катнашты.

Семинар киңәшмә

Министр Марат Җәббаров бирегә килгәнче өч районның иген басуларын карап узган. “Төрле басулар бар, бер үк шартларда кемнең ничек эшләгәне күренеп тора“, – диде ул.

Марат Җәббаров сорт сынау участокларының әһәмиятенә дә тукталды. Соңгы вакытта аларның язмышы турында төрле хәбәрләр йөри башлаган иде. “Мондый мәйданчыкларны югалтырга ярамый“, – диде ул. Республикада хәзерге вакытта шундый дүрт участок бар.

Район башлыгы Илшат Нуриев семинарда катнашучыларны район тормышы белән таныштырды.

Биредә игенчелекнең төрле өлкәләрен чагылдыручы күргәзмә материаллар урнаштырылган иде. Республиканың төрле хезмәтләре вәкилләре районнар буенча анализ ясадылар, технологияләрне төгәл үтәүнең әһәмиятенә тукталдылар.

Министр Марат Җәббаров урып-җыю белән бергә, туфрак эшкәртүне дә тизрәк оештырырга кирәклеген искәртте. Соңгы елларда дымның төп туплануы көзге-кышкы чорга туры килә. Шуңа күрә сөрү катламын тирәнәйтү төп технологик элемент булып кала, дым запасын тупларга мөмкинлек бирә.

Шунда ук туфрак эшкәртү техникасы белән дә танышып үттеләр, аларны җитештерүчеләр һәркайсының өстенлеге турында сөйләделәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Озакламый көзге чәчү дә җитә, арышны 15 августтан, көзге бодайны 25 августтан чәчә башларга. Бары тик күчмә фонд орлыкны гына агулап чәчәргә. Иң яхшы элгәрләр – чиста пар, сидераль пар һәм кузаклы культуралардан бушаган басулар.

Ачы туфраклы басуларны известьлау керткән ашламаларның  нәтиҗәсен күпкә арттыра. Шулай ук вакытында яхшы сыйфатлы орлыклар  салып кую  турында кайгырту мөһим.

Министр һәм район башлыгы сорт сынау   участогында сынау уза торган культураларны карап чыктылар. Участок мөдире Фәнис Зарипов аларның һәркайсын тасвирлап барды. 12 төрле культураның 206 сортын игәләр. Хәлләре төрлечә, район шартларында үзләрен иң яхшы яктан күрсәткәннәрен сайлап алып,  хуҗалыкларга тәкъдим итәчәкләр.

Марат Җәббаров белән Илшат Нуриев бу көнне “Яңарыш“ ширкәте басуларында да булдылар. Игеннәрнең торышы сокланырлык. Көзге бодай, тритикале, сабан культуралары мул уңыш вәгъдә итә. Хуҗалык җитәкчесе Илгизәр Садыйков игенчелектәге технологияләр белән таныштырды.

Беренче ашлык – “Казанка“дан!

Министр Марат Җәббаров белән район башлыгы Илшат Нуриев Арча элеваторында яңа уңыш ашлыгын кабул итү тантанасында да катнаштылар. Беренче ашлыкны “Казанка“ ширкәтеннән Рамил Мусин китерде. Аны зурлап каршы алдылар. Район үзешчәннәре матур гына бәйрәм әзерләгәннәр. Район мөхтәсибе Әмир хәзрәт дога укыды, матур теләкләр әйтелде. Элеватор җитәкчелеге беренче ашлыкны китерүчегә бүләк тә әзерләгән.

Элеватор коллективы яңа сезонга зур тырышлык куеп әзерләнгән. Төзекләндерү, төзелеш эшләре алып барганнар, икмәк олауларына капкалары ачык!

Марат Җәббаров белән Илшат Нуриев “Яңарыш“ ширкәтендә терлекчелек комплексының санитария үткәргечендә булдылар, яңа төзелгән катнаш азык заводын карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев