erid:2VtzquqpS7d
Уҗымнар әйбәт кышлый
Арча яңалыклары

Уҗымнар әйбәт кышлый

Арча метеостанциясе мәгълүматләренә караганда март аеның беренче декадасында һаваның уртача температурасы -9,10С (норма -9,10С) 2020 елда +0,30С булган.

 2021 елның 12 мартында  Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең  Арча районы бүлеге  белгечләре тарафыннан район хуҗалыкларында көзге культуралар чәчелгән басуларның торышы тикшерелде. Кар катламының биеклеге 42-72 см.га кадәр, (2020 елда 27 см) туң катламы 77-79 см. (2020 елда 32 см). Тармаклану үзәгендә температура уртача -1,5 0С. Кар эчендә ике катлам боз катламы бар, калынлыгы 1,0 см.га кадәр. Басулардан алынган уҗым пробаларының тикшерү нәтиҗәләре бугенге көнгә әйбәт. Үсемлекләрнен үлеме 0-3% тәшкил итә.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев