erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үз эшенең остасы, яраткан ир, кадерле әти иде ул

Ветеран табиб, “Почет билгесе” ордены иясе Фидаил Гарәфетдин улы Сәгъдетдинов 85 яшендә арабыздан китеп барды

Аның тормышы, халыкка күрсәткән игелеге, район тормышына керткән өлеше турында тулырак мәгълүмат алу өчен без аның хатыны “Татарстанның атказанган табибы” Роза Хәмитовна белән очраштык һәм истәлекләре белән уртаклашуын сорадык.

Роза ханым да, Фидаил Гарәфетдинович та район халкына яхшы таныш. Аеруча өлкән буынга. Чөнки алар бөтен гомерләрен сәламәтлек саклау өлкәсенә багышлаган, күп еллар эшләү дәверендә халык ихтирамын яулаган олы шәхесләр.

Шул ук вакытта Роза һәм Фидаил Сәгъдетдиновларны аерым-аерым күз алдына да китереп булмый. Алар бербөтен, кайчан карама култыклашып йөриләр, олыгайган көннәрендә дә бер-берсенә яратып, кадерләп карыйлар иде.

Берничә тапкыр өйләрендә дә булырга туры килде. Роза ханымның юбилей вакытларында аның турында язарга бардым. Бер-берсен мактауларына, матур итеп сөйләшүләренә сокланып кайта идем. Икесе дә чибәрләр, ягымлы йөзлеләр, йомшак кына сөйләшәләр. Күзләр генә тимәсен, дип уйлый идем.

Тик тормыш шундый нәрсә, бу соклангыч парны дә мәңгегә аерып куйды. Роза ханымның бүген нинди хисләр кичерүен күз алдына китерүе кыен түгел. Янында балалары, оныклары әни, дип өзгәләнеп торса да, туганнары, якыннары, дуслары яныннан китмәсә дә, аңа бүген Фидаиле җитми.

Күз яшьләрен эченә йотып, бөтен ихтыяр көчен жыеп сөйләште ул. Истәлекләре белән уртаклашканда йөзендә ярату катыш елмаю да хасил булды.

Фидаил 1938 елның 9 октябрендә Әтнә районының Югары Бәрәскә авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килгән. Сугыш беткәч, гаилә Казанга күчеп китә. Әтисе лаеклы ялга чыкканчы заводта эшли. Фидаил шәһәрдә яшәп татар мәктәбен тәмамлый. Институтка кергәндә татар телендә имтихан тапшыру мөмкинлеге булса да, ул үз дигәненчә эшли, рус телендә бөтен имтиханнарын да бишлегә генә тапшырып чыга. Әнә шулай үтә дә тыныч, тыйнак, җитди бу егет үзендә ныклы характер булуын исбатлый.

Күп сөйләшергә, үзен күрсәтергә яратмый ул.

Ә Минзәла ягы кызы сөйкемле, чибәр, үткен, чая Роза белән алар бер төркемгә туры килә. Яшьләр арасында мәхәббәт хисе туа. Алтынчы курста укыганда декабрь аенда өйләнешеп тә куялар.

Институтны тәмамлаганнан соң эшкә бүлү вакытында Арча хастаханәсе баш табибы Владимир Кувин аларны күреп ала. Ул гинеколог белән рентгенолог эзләп килгән булган. Юллама Арча районына бирелә. Яшь пар Арчага барырга риза була.

Торак мәсьәләсе дә көтмәгәнчә хәл ителә. Дөрес, шунда ук таш диварларга кереп утырмыйлар. Башта хастаханә ишегалдындагы уңайлыклары булмаган фатирда яшиләр. Яшьләр өчен бу да зур бәхет була.

Районда кешене хезмәтенә карап бәяли белә җитәкчеләр. Аларның яхшы белгечләр булуын исәпкә алып, олы хөрмәт йөзеннән райком секретаре Зәйнуллин үзе аларны йортлы итү өчен тырышып йөри. Яхшы табиблар, китмәсеннәр генә. Аларны әнә шулай күтәреп алалар һәм хөрмәт итеп торалар. Ә ихтирамны бу пар хезмәтләре белән үзе яулый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шулай 1963 елның сигезенче августында эшкә килә алар. Һәм Фидаил Гарәфетдинович 47, Роза ханым 40 ел Арча үзәк хастаханәсендә бер көн калдырмыйча эшли.  Берсе рентгенолог, икенчесе гинеколог.

– Фидаил бик тыйнак кеше иде, мәкаләне дә тыйнак кына итеп языгызчы, – диде Роза ханым.

Тик, никадәр тырышсам дә, аны мактамый булдыра алмыйм. Фидаил Гарәфетдинович миңа рәнҗемәс, дип уйлыйм.

Бик дәрәҗәле табиб иде ул. Чын профессионал, үз эшенең остасы.

– Гаиләдә нинди иде ул? – дип сорадым.

Бу сорауны көткән кебек, Роза ханым ирен мактап китте.

– Ул минем өчен терәк, таяныч, ярдәмчем, киңәшчем иде. Табиб хезмәтен беләсез, кайчак тәүлек буе хастаханәдә булырга туры килә. Әмма мин тыныч, балалар өчен дә, йорт өчен дә. Чөнки Фидаил чын хуҗа, балаларның яраткан әтисе булды. Алар өчен вакытын да, көчен дә кызганмады.

– “Роза, синең авторитет, атказанган исеме алуың синеке генә түгел, яртысыннан күбрәге Фидаилнеке”, – диде бервакыт бер табибә. Бу сүзләр үзләре үк бик күп нәрсәне аңлата, – диде Роза ханым.

62 ел дәвамында бер-берсен яратып, ихтирам итеп яши бу пар.  Роза Хәмитовнаның  терәге шундый нык була. Хатын-кыз өчен бу үзе зур байлык.

Шул гомер иңне-иңгә куеп гомер иткән кешесен югалтуны бик авыр кичерә Роза ханым. Әле ярый янында сеңлесе, балалары Шамил белән Ләйлә, оныклары, туганнары, дуслары бар. Ләйлә белән Шамилгә дә әтиләрен югалту бик авыр. Тик алар әниләренә сиздермәскә, һәрьяклап аңа ярдәм итәргә, югалту ачысын җиңүдә булышырга тырыша.

 Авыр, бик авыр бүген әниләренә.

– Фидаил турындагы иң кадерле, иң саф хисләр гомеремнең ахырына кадәр күңелемдә сакланачак, – ди Роза ханым. – Урыны оҗмахта булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X