erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Үзегезге саклагыз

Киңәшләр

 

Киңәшләр

Кешене авыр күтәрү бетерә. Үзегезне саклагыз!

Менә хәзер улыйм. Таңнан торып, кичке караңгыга кадәр үлә-бетә бәрәңге алулар, капчык күтәреп ташулар – алар берсе дә эзсез үтмәгән. Элегрәк, берьюлы Казанга электричка белән бардым. Казаннан харап авыр идән коверы күтәреп кайттым. Ни пычакларыма ул коверны күтәреп кайттым инде, йә?! Икенче юлы көч-хәл белән тегү машинасы күтәреп кайттым. Хәзер тезләр авырта, бил, умыртка сөяге борчый. Авыр күтәрү кешене бетерә. Кечкенәдән көннәр буе тау астына төшә-менә, шактый ара үтеп, чиләк-көянтә белән су китерүне әйткән дә юк.

Бил авырта дип табибка баргач, шаккаттым, хатын-кызга 10 килограммнан да артык күтәрергә ярамый икән?! Менә сиңа мә! Бил, умыртка баганасы гынамы, авыр күтәрүдән аналыгыма кадәр төште! Операция ясаттым. Бу проблема белән һәр өченче хатын-кыз очраша икән.

Киңәшем шул, үз-үзегезне авыр күтәреп бетермәгез. Балаларны да авыр күтәрүдән саклагыз. Ә үзем табиб киңәшен тотарга тырышам. Иртән гимнастика ясыйм. Кичен йөрергә чыгам. Аксаклап-туксаклап булса да йөреп кайтам. Скандинавия таягы белән йөрим. Алай җайлырак кебек.

Әлфия Сәгыйтова

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев