Ветеран педагог Руфина Гәрәева чаңгыда беренче!
Арча станциясендә яшәүче Руфина ханым шаккатырмый калмый.
"Россия чаңгы юлы - 2025" массакүләм чарага да килгән иде. Чаңгы ярышында иң хөрмәтле кешеләрнең берсе ул! Алар яшьләргә үрнәк һәм олыларга да күңел күтәренкелеге бирә. Өйдә күңел төшенкелегенә бирелеп яту түгел бу. Кеше арасына чыгу, хәрәкәт һәм ярыш та! 1 км.араны чаңгыда рәхәтләнеп үттем, диде ул. Көне дә, чаңгы юлы да шәп булды, диде куанып. Йөгерергә дә ярата. Менә инде 10 ел Казанда республика пенсионерлары арасындагы йөгерү ярышында призлы урын алмый калмый. Тиздән үзенә 76 яшь тула. Руфина ханым, исән-сау булыгыз! Сезнең белән спорт ярышлары күңелле! Ярышларга килеп һәм катнашып торыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев