erid:2VtzquqpS7d
Ветераннарны район башлыгы өйләренә  барып котлады
Арча яңалыклары

Ветераннарны район башлыгы өйләренә барып котлады

Җырлырыбыз - алар өчен.

Бүген район башлыгы Илшат Нуриев өйләренә барып сугыш ветераннарын котлады, бүләкләр тапшырды. Мәдәният  йорты хезмәткәрләре музыкаль сәламнәрен җиткерделәр.

Әхмәтвәли Хәкимов Шурадан. Арчада улы Фидаиль гаиләсендә яши. 1942 елда сугышка китә. Ржев өчен барган яраланып госпитальдә ята. Тагын сугышка керә. Смоленск янында башы яраланып, 45 көн комада ята. Аннан икенче төркем инвалид булып өйгә кайта.  22 яшендә. Тракторда  эшли, киномеханиклыкка укый, кино күрсәтеп йөри. "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" исеменә лаек була. Бүген аңа 99 яшь.

Шулай ук район башлыгы Арчада яшәүче Үзбәк абый Сабиров һәм Госман абый Гәбдрәхимовны да котлады, изге теләкләрен җиткерде.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев