erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

“Водоканал-Сервис“ ширкәте җитәкчесе Тәлгать Миндубаев: «Күпербаштагы чишмә иң көчлесе»

Тарифлар буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников эш буенча Арча районына килде

Сәфәрнең максаты – тарифларны җайга салу алдыннан җирле коммуналь инфраструктураның торышын бәяләү.
Дмитрий Сапожниковны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин һәм “Водоканал-Сервис“ ширкәте җитәкчесе Тәлгать Миндубаев озата йөрде. Ул районны су, электр энергиясе белән тәэмин итүче объектларда, чистарту корылмасында булды.

Һәркемгә билгеле булганча, беренче июльдән коммуналь хезмәтләр өчен (су, су җибәрү (канализация), электр энергиясе, газ, каты көнкүреш калдыклары) бәяләр арта. Ел да җәй аенда аларның күтәрелүенә күнектекме инде, артык игътибар да бирмибез кебек. Вакыты килеп җитеп, түли башлагач кына акча янчыгына шактый зыян килгәнен аңлыйбыз. Хәер, күпмегә артса да, безнең аны киметерлек вәкаләтебез дә, мөмкинлегебез дә юк. Без хәлне үзгәртә алмыйбыз. Иң мөһиме, су килеп, китеп торсын, өйләребез җылы булсын, электр энергиясе бетмәсен. Халыкны да, безне тормышта иң кирәкле хезмәтләр белән тәэмин иткән оешма җитәкчеләрен дә гаепләп булмый. Алар барлык чыгымнарны исәпкә алып бәя куя. Димәк, аларның чыгымнары да үсә.  

Дмитрий Сапожниковның сәфәре Комаров урамында урнашкан су күтәрү станциясеннән башланды.

– Монда 500 кубометрлы ике җир асты сусаклагыч корылмасы урнашкан. Һәм шулай ук 500 кубометрлы җир өстендәге сусаклагычы бар. Резервуарлар һәр язын март-апрель айларында, су артык күп тотылмаган вакытта чистартыла. Башта ләмнән чистарталар, аннан хлорлап  юдыралар, – диде Тәлгать Миндубаев. – Ике резервуар җәй көне, бакчаларга су сипкән чорда гына кулланыла, кышкы чорда файдаланылмый. Аларны да чистартып, юдырып калдырабыз. Су насослар ярдәмендә шәһәргә бирелә. Башта бер урында суны чыгарабыз, торба аша икенче урынга кудырабыз, аннан инде бирегә җыела һәм кулланышка тапшырыла. 

Күпербаш авылындагы каптажланган чишмәне дә карадылар. Районны су белән тәэмин итүнең ничек эшләве, җиһазларның техник торышы белән кызыксындылар, тоташтыруның гамәлдәге технологик проблемалары һәм коммуналь хуҗалыкны алга таба үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.

“Водоканал-Сервис” ширкәте су белән тәэмин итү һәм кулланышта булган суларны чистарту буенча эшчәнлек алып бара. Арча шәһәре һәм Арча районы авыл җирлекләрендә яшәүчеләрне өч каптажланган чишмә һәм өч артезиан скважинасыннан су белән тәэмин итә. Арча шәһәренә су 28 километр озынлыктагы 225 миллиметрлы полиэтилен торбалар ярдәмендә китерелә. Суүткәргеч челтәрләренең озынлыгы 157,24 километр.  Шулай ук “Водоканал-Сервис” ширкәте шәһәрдән башка 27 авылны су белән тәэмин итә. Авыл эчендәге суүткәргеч торбаларның озынлыгы 75,9 километр. Су 32 сусаклагыч корылмасыннан һәм су чыганагыннан китерелә.

– Күпербашта урнашкан каптажланган беренче чишмә 1996 елда сафка бастырылды. 2000нче елларда Түбән Курса җирлегендә ике каптажланган чишмә, 2010 елда Казиледә скважина, Түбән Курса җирлегендә тагын ике скважина төзелде. Шулай итеп шәһәр халкы тулысынча чишмә суыннан файдалана. Эчү өчен дә, бакчага сибү өчен дә кулланабыз. Күпербаштагы чишмә иң көчлесе. Тәүлегенә 1200 кубометр су бирә. Секундына ике чиләк, дигән сүз, – диде “Водоканал-Сервис” ширкәте җитәкчесе. – Бездә тариф югары, дип зарланучылар өчен аңлатам боларны.

Шулай ук Арча шәһәренең биологик чистарту корылмасында да булды Дмитрий Сапожников. Оешма чистарту корылмасыннан тыш алты КНС һәм шәһәр эчендәге 47 километр канализация челтәрләренә хезмәт күрсәтә. Кулланышта булган сулар Казансу елгасына агызыр алдыннан өстәмә ультрафиолет белән эшкәртелә.

Арча электр челтәре җитәкчесе Нияз Нурмөхәммәтов объектлар эше белән таныштырды. Бу аларның эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләргә, алга таба камилләштерү, яхшырту, яңарту, яңа таләпләргә һәм нормаларга, техник шартларга, сыйфат күрсәткечләренә туры китерү турында фикер алышырга мөмкинлек бирде. Мөһим темасы – экологик куркынычсызлык һәм коммуналь хезмәтләр эшчәнлеген оптимальләштерү.

Коммуналь инфраструктура объектларының динамикасын өйрәнү һәм аның нәрсәгә дә булса туры килүен тикшерү максатыннан күзәтү барышында алынган мәгълүматлар 2026 елга тариф карарларын эшләү өчен нигез булачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев