Буа шәһәрендә РТ беренчелегенә 2006-2007 елгы кечкенә шәһәрләрдә һәм авыл җирендә яшәүче кызлар арасында волейбол ярышлары узды.
13 команда арасында районыбызның “Арча” командасы (тренерлары Рәшит Сафин һәм Тәлгать Әхмәтов) 3 нче урынга лаек булды. Оештыручылар билгеләгән аерым оста уйнаучылар арасында Арча районы кызы Диана Корейкина да бар. Хәзер яшь волейболчыларыбыз Минзәләдә узачак РтТберенчелегенә әзерләнә. Афәрин, кызлар!
Нет комментариев