erid:2VtzquqpS7d
Хәлфиннар гаиләсе шәҗәрәләр бәйгесендә район данын яклады
Арча яңалыклары

Хәлфиннар гаиләсе шәҗәрәләр бәйгесендә район данын яклады

Арчадан Хәлфиннар гаиләсе “Эхо веков в истории семьи. Тарихта без эзлебез” республика бәйгесенең зона этабында чыгыш ясады.

Кукмара районы Олыяз авылында “Эхо веков в истории семьи. Тарихта без эзлебез” республика бәйгесенең зона этабы узды. Бәйгедә катнашучылар үзләренең нәсел җепләрен барлап, гаилә ядкарьләрен, архив материалларын һәм истәлекләрне киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте.

Әлеге зона этабында Арча районы данын Хәлфиннар гаиләсе яклады. Алар чыгышында нәсел тарихының дәвамчанлыгы, гаилә традицияләренең сакланышы һәм рухи кыйммәтләрнең буыннан-буынга күчүе ачык чагылыш тапты. Чыгыш эчтәлекле һәм уйланылган булуы белән аерылып торды.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан 2019 елдан башлап үткәрелүче бу бәйге шәҗәрә традицияләрен үстерүгә юнәлтелгән.

 

Фото: район матбугат хезмәте

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев