erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Халидә Мөхәммәтдинова: «Мин һәрчак иремнең, балаларымның ярдәмен тоеп яшим»

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, 25 ел хисапчы хезмәтен башкарганнан соң, Халидә китапханәче булып китә

Гаҗәеп хатын-кызлар бар бу дөньяда. Халидә Мөхәммәтдинова менә шундыйлардан. Аның белән аралашуы ук рәхәт.

Электән, “Акчишмә” хуҗалыгында хисапчы булып эшләгән вакытыннан ук беләм мин аны. Кечкенә генә буйлы, чандыр гына гәүдәле, йомшак сүзле, гаҗәеп сабыр, гел елмаеп торучы ягымлы йөзле бу ханым ул заманнарда ук үз эшенең остасы иде. Ничек шулай саннар белән тулган исәп-хисап дөньясын иҗади тормыш белән алыштыра алган?
Апаз авылында биш балалы укытучылар гаиләсендә дүртенче бала булып туа ул. “Кадерле бала булдым. Гаиләбез дә бик тату иде. Хәтерлим әле, әти мотоциклына утыртып күлгә су коенырга, җиләккә, гөмбә җыярга алып бара иде. Әй, күңелле вакытлар. Аннан Түбән Камага туганнарга кунакка барганыбыз да бүгенгедәй күз алдымда. Балачагым шулай рәхәттә үтте минем”, – дип искә алып китте ул.

Әмма... шулай гөрләтеп яшәп ятканда гаилә күгенә авыр кайгы килә – 14 яшендә Халидә әнисен югалта. Абыйсы армиядә, икенчесе Казанда, апасы кияүдә. Бөтен авырлык кадерләнеп кенә яшәгән кыз җилкәсенә төшә. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әти моны аңлады. Синең дә укыйсың бар. Өйләнсәм, уңайрак булмас идеме икән? – диде. Без каршы килмәдек. Бер-ике өй аркылы гына яшәгән укытучы Язилә апаны алып кайтты. “Бик коры бит ул, ничек яшәрсез”, – дигәннәр иде, бик яхшы булып чыкты ул. Мине Казанга озатканда: “Һай, нәнем, бездән китүеңдер инде бу”, – дигән иде. Шулай килеп чыкты. Авыл хуҗалыгы институтына кердем, хисапчы һөнәрен үзләштердем. Аннан авылдашым Халидә апа тәкъдиме буенча әле яңа төзелгән “Акчишмә” хуҗалыгына хисапчы булып кайттым. Мине Түбән Кама якларына җибәрәселәр иде, ул вакыттагы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Вагыйз Минһаҗев сөйләшеп үзебезнең районда калдырды, – диде Халидә ханым. – Документларны бераз тәртипкә сал да, аннан ял алырсың, диделәр. Кайту белән эшкә керештем. Аннан отпуск онытылды. Хуҗалыкка яшь белгечләр күп кайтты. Вәдүтне агроном итеп чакырып алдылар. Аның белән танышып, бер елдан өйләнештек. 16 ел кайнана белән яшәдем. Күп авырлыклар күргән тыл ветераны иде ул. Корырак булды. Әмма начар кеше түгел иде, тату тордык. Ике кызыбыз туды. Икесе дә тормышта, Казанда яши. Ландышның Милана, Мәликә, Чулпанның Йолдыз исемле кызлары үсеп килә. 

25 ел баш хисапчы булып эшли Халидә. Сәламәтлеге какшый башлагач, бу эштән китәргә була. Бер ел өйдә тора. Аннан килендәше урынына китапханәгә урнаша. Мәдәният институтында алты ай дистанцион укый, имтиханнарны бишкә генә тапшыра һәм бөтенләе белән эшкә кереп чума. “Хисапчы хезмәтен яратам, дип йөрдем. Ә хәзер шушы эш өчен яралганмын икән бит, дип уйлыйм. Ирем, балаларым да бик булышты,” – ди. 

Төрле чаралар үткәрә, өлкәннәр белән очрашып, аралашып, аларның тормыш тарихларын социаль челтәрдә урнаштырып барды, шигырьләр яза. Бүген генә кулына каләм алмаган ул. Беренче шигырен дүртенче сыйныфта укыганда язган. “Яшь ленинчы”да басылып чыккан. Институтта укыганда да бу шөгылен ташламаган. Хисапчы булып эшләгәндә генә иҗат итәргә вакыты җитмәгән. Искиткеч матур җырлый да икән. Анысын социаль челтәрдә күреп әле белдем. Җырга сәләте әти-әнисеннән килгән. Алар бик матур җырлаган. Әтисе гармунда да уйнаган. Ә җырларының сүзләрен Халидә ханым үзе яза икән. Тагын бер яраткан шөгыле бар – үләннәрдән чәй ясый. Үләннәр генә түгел, алмагач, чия яфракларыннан да. Шуларны якыннарына, туганнарына күчтәнәчкә өләшүдән үзенә рәхәтлек ала. Иҗат белән шөгыльләнү өчен күңел күтәренкелеге, ышанычлы терәк кирәк. 35 ел бергә гомер итү дәверендә Вәдүт белән алар бер-берсен сүзсез дә аңларга өйрәнгән. “Мин һәрчак иремнең, балаларымның ярдәмен тоеп яшим”, – ди Халидә Мөхәммәтдинова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев