erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Халыкка әйбәт булса – безгә дә әйбәт

Пенсия фонды каршында оештырылган өлкәннәр өчен хокуклар мәктәбенең чираттагы дәресе Арчаның үзәк китапханәсендә үтте.

Әлеге мәктәпнең җитәкчесе югары белемле юрист, педагог Вакыйф Харисов һәм районның Иҗтимагый совет рәисе, республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Арча районында җәмәгать ярдәмчесе Надия Мифтахетдинова дәресне тиешле югарылыкта оештырдылар. Район башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалыгы, энергетика һәм элемтә секторы, “Жилкомбытсервис”, “Водоканал сервис” ширкәтләре белгечләре һәм “Идарәче компания” ширкәте җитәкчесе Илдус Әһлиев чыгыш ясадылар, тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

Торак-коммуналь мәсьәләләр күпләрне кызыксындыра. “Идарәче компания” ширкәте җитәкчесе Илдус Әһлиев: “Безнең компания 225 күп фатирлы йортка хезмәт күрсәтә, – дип сөйләде. – Шуларның өчесе Яңа Кенәрдә, Үрнәктә, балык хуҗалыгында, икесе Божада, алтысы Арча станциясендә элеватор ягында. Барысы 483 квартир исәпләнә. Шушы йортларда 8 меңгә якын кеше яши. Йортлар өч участокка бүленгән. Өч бригада, өч мастер, җаваплы кешеләр билгеләнгән, алар хезмәт күрсәтә. “Водоканал сервис” оешмасының  авария-диспетчер хезмәте белән килешү төзелгән. Дежур бригадалар билгеләнгән. Кар яуса да, хәвеф-хәтәр, аварияләр булса – без тәүлек әйләнәсе эштә.  Эшне Россия Федерациясе карарлары нигезендә алып барабыз. Безнең эшне көйли торган документ – ул 2004 елда кабул ителгән Россия Федерациясенең 188нче  законы. Закон, үзгәрешләр кереп, яңартылып тора. Халыкның күп фатирлы йортларда хәвеф-хәтәрсез яшәвенә зур игътибар бирәбез. Мин бу эшкә 2014 елның февралендә килдем. Ул вакытта күп фатирлы йортлардагы квартирларның төтен, җилләткеч юллыклары бик начар хәлдә иде. Хәтта 100ләп фатирның җилләткеч тишеге бөтенләй юк иде. Махсус оешмалар белән килешүләр төзеп, бу эшне башкарып чыктык. Электр хуҗалыгын “Энергосервис” ширкәте, төтен һәм җилләткеч юллыкларын “Татстройинвест” ширкәте, санитария-эпидемиология мәсьәләләрен Биектаудагы эпидемиология үзәге карап тора. Күп фатирлы йортларга елга бер тапкыр дезинфекция һәм ике тапкыр тычкан-күселәрдән дератизация үткәрелә. Түләүләргә, тарифларга килгәндә, күп фатирлы йортларда яшәүчеләр, җыелыш җыеп, үзләренең тарифлар билгеләргә хакы бар. Әмма кабул ителгән тариф алда мин әйтеп үткән карарларда билгеләнгән эшләрне тәэмин итәрлек дәрәҗәдә булырга тиеш. Шуңа да безнең “Идарәче компания” һәм район башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалыгы секторы белән берлектә, йортны тиешле дәрәҗәдә алып барырлык эшләрне исәпкә алып, бердәм тариф билгелибез.  Йортлар төрле: аз һәм күп фатирлылар. Аз фатирлының акчасы да аз җыела. Бу очракта бердәм тариф белән эшләү нәтиҗәле. Районда 98 йорт ныклап төзекләндерелде, 40ы икенче кабат ремонтланды. Халыкка әйбәт булса, безгә дә әйбәт – шундый принцип белән эшлибез”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлбәттә, борчыган мәсьәләләр дә бар. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр арасында шәхси котелларга хезмәт күрсәтү оешмалары белән килешүләр төземәү очраклары күзәтелә. Торак-коммуналь хезмәтләргә түләмәүче әҗәтле кешеләр байтак. Эшнең судка кадәр барып җитү очраклары бар.

Пенсионерлар чыгыш ясау-чыларны игътибар белән тыңлап утырдылар, сораулар бирделәр. Кыскасы, мондый дәресләргә йөрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев