Хәрби комиссариатта аңлатмалар бирелә
Кемнәр пилотсыз очу аппаратлары операторы була ала һәм Татарстанда нинди шартлар каралган?
Татарстан Республикасының хәрби комиссариатларында контракт нигезендә хезмәт итү мәсьәләләре буенча гражданнар белән эш дәвам итә. Белгечләр пилотсыз очу аппаратлары гаскәрләрендә хезмәт итү шартлары һәм социаль ярдәм чаралары турында җентекле аңлатмалар бирә.
Бу хакта без Казандагы контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты инструкторы сержант Алексей Степанов белән сөйләштек.
– Алексей Юрьевич, кемнәр пилотсыз очу аппаратлары операторы булып контракт буенча хезмәт итә ала?
– 18 яшьтән 45 яшькә кадәрге контракт төзергә теләгән гражданнарның һәрберсе. Белемгә карата катгый таләпләр юк, сәламәтлеккә таләпләр – гамәлдәге нормалар нигезендә.
– Татарстанда нинди шартлар тәкъдим ителә?
– Контракт төзегәндә 2,9 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган. Контракт кимендә бер елга төзелә, хезмәт пилотсыз очу аппаратлары гаскәрләрендә уза.
Хезмәтнең финанс ягы да җәлеп итәрлек: 1 гыйнвардан башлап Татарстанда контракт төзүчеләр өчен бер тапкыр бирелә торган түләү 2,9 миллион сумга җитте, бу ил буенча иң югары күрсәткечләрнең берсе санала. Әлеге сумма республика бюджетының 2,5 миллион сумыннан һәм Саклану министрлыгыннан 400 мең сумнан тора. Моннан тыш, төбәктә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен өч меңгә якын ярдәм чарасы гамәлдә.
– Кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин?
– Яшәү урыны буенча хәрби комиссариатка, Казандагы сайлап алу пунктына, шулай ук кайнар линия яки рәсми сайт аша. Республика халкына контракт нигезендә хезмәт итү мәсьәләләре буенча рәсми һәм ышанычлы мәгълүматны дистанцион рәвештә дә алырга була. Кайнар линия белгечләре гражданнарның сорауларына җавап бирә.
– Кешеләр күбрәк нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә?
– Хезмәт шартлары, укыту вакыты, түләүләр, өстәмә гарантияләр һәм иминлек мәсьәләләре кызыксындыра.
– Безне дә шул мәгълуматлар белән таныштырып китсәгез иде.
– Без пилотсыз очу аппаратлары гаскәрләрендә хезмәт итүнең сугышчан бәрелешсез узуын, укытуның мәҗбүри булуын һәм контракт тәмамлангач хезмәттән азат ителү гарантияләнүен аңлатабыз.
– Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләр өчен түләү мәсьәләсе буенча да ачыклык кертмәссез микән?
– Пилотсыз системалар гаскәрләре составында махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләр өчен өстәмә түләүләр һәм социаль гарантияләр каралган. Махсус хәрби операциядә катнашкан һәм хәрби бурычларны нәтиҗәле үтәгән өчен өстәмә акчалата түләүләр дә бар. МХОда катнашкан өчен – ике вазифаи оклад (МХО зонасында булу вакытына пропорциональ рәвештә), шулай ук 4240 сум күләмендә тәүлеклек түләү, дошманның коралларын һәм хәрби техникасын юк иткән (яки кулга төшергән) өчен 500 мең сумга кадәр (MLRS, MARS типтагы “Himars” пуск корылмасын, “Абрамс”, “Леопард”, “Челленджер” танкларын кулга төшергән өчен бер миллион сум), актив һөҗүмдә катнашкан өчен тәүлегенә 12 мең сум, оборонада катнашкан өчен тәүлегенә 10 мең сум түләнә. Хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы алу һәм тиешле ташламалардан файдалану хокукы бирелә. Хәрби хезмәт үткән чорда эш урыны саклана. Балалар югары уку йортларына бюджет нигезендә конкурстан тыш кабул ителә. Кредит каникуллары бирү, финанс бурычларын түләттерү буенча башкару эшләрен туктату, кредитларны гамәлдән чыгару (әгәр бурычны түләттерү турында 2024 елның 1 декабренә кадәр чыгарылган суд карары булган очракта) каралган.
Контракт хезмәте, түләүләр һәм ташламалар турында тулырак мәгълүматны heroes-tatarstan.ru махсус сайтында табарга, җирле хәрби комиссариатка яисә Казандагы сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Аэропортовская урамы, 1/40. Башка төбәкләрдә яшәүчеләр өчен 8-800-222-59-00 федераль кайнар линиясе эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев