erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Хәсәншәех балалар бакчасында «Без чүпләрне аерым җыю өчен» акциясе узды

Мондый чаралар балаларда әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш тәрбияли

«Экояз – 2025» республика бәйгесе кысаларында Хәсәншәех балалар бакчасында «Без чүпләрне аерым җыю өчен» акциясе узды. Шөгыльләр барышында балалар чүп калдыкларын дөрес аерып җыю турында сөйләштеләр, «Макулатура җый – агачның гомерен сакла» проектында катнаштылар. Макулатура җыю – урманнарның, туган җиребезнең, ахыр чиктә планетабызның табигый матурлыгын саклау гына түгел. Кәгазь калдыклары җыю ул әле сакчыллык та, хезмәт тәрбиясе дә.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар бик теләп «Чүпләрне сортларга аер» дидактик уенында «чүп-чарны сортларга аеру», «икенчел эшкәртү» һәм экологик культураны күтәрү төшенчәләре белән танышты, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл карауның мөһимлегенә төшенде.

Шулай ук балалар бакчасында «Табигатьне чүпләмик темасына рәсемнәр күргәзмәсе үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев