Хәтер юлларын барлаган состав: Арча “Җиңү поезды”н каршы алачак
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан ил буйлап узучы мемориаль “Җиңү поезды” апрель ахырында Татарстан станцияләренә килеп җитәчәк. Аның маршрутында Арча да бар.
Бөек тарихи вакыйганы искә алу, үткән буын батырлыгын хөрмәтләү максатыннан оештырылган «Җиңү поезды» быел да Горький тимер юлы буйлап сәфәргә чыга. 24 апрельдә Түбән Новгородтан кузгалган состав ике атна дәвамында дистәләгән станцияләрдә тукталып, истәлек чаралары уздыруны күздә тота. Бу хакта Горький тимер юлы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мемориаль поезд 29 апрель көнне Казанга килеп җитәчәк, ә 30 апрельдә иртәнге 8 сәгать 40 минутта Арча станциясендә тукталыш ясаячак. Биредә ул 40 минут дәвамында торып, җирле халыкка тарихи атмосфераны тою мөмкинлеге бирәчәк. Шул ук көнне состав кич белән Әгерҗе станциясенә юл тота.
Чараның эчтәлеге дә символик мәгънәгә ия. Поезд башында урнаштырылган ике Л серияле паровоз сугыш елларындагы бронепоезд образын гәүдәләндерә. Составка шулай ук хәрби техника үрнәкләре куелган алты платформа, кыр кухнясы урнашкан вагоннар һәм сугыш чоры көнкүрешен чагылдырган экспозицияләр кертелгән.
Узган ел әлеге мемориаль состав 11 төбәкне колачлап, 47 станциядә тукталыш ясаган һәм аны якынча 270 мең кеше каршы алган. Бу саннар проектның җәмгыять өчен әһәмиятен һәм аның киң яңгыраш табуын күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев