erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Хәзрәтләр исеменнән – мотоцикл

Арча районы мәчетләре хәзрәтләре исеменнән Татарстан Диния Нәзарәтенә мотоцикл тапшырылды.

Шушы көннәрдә ул махсус хәрби операция зонасына китәчәк. 
Арча мөхтәсибәте мөселманнары Җиңү көнен якынайту максатыннан күпсанлы эшчәнлек алып бара. Районыбыз һәм авыл мәчетләрендә маскировка өчен челтәрләр үрү оештырылды, гуманитар ярдәм җыюга һәрдаим үз өлешләрен кертәләр. Махсус хәрби операция зонасына “ГАЗель” автомобиле алып тапшырдылар, “Урал” мотокциклы озаттылар. 

Бу көннәрдә тагын бер хәбәр килеп иреште – Арча районы мәчетләре хәзрәтләре исеменнән Татарстан  Диния Нәзарәтенә мотоцикл тапшырылган һәм ул махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк.

– Хәзерге вакытта безнең барыбызны да “Бердәмлектә – көч” шигаре берләштерә. Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез өчен, туган яктан килгән хәбәр һәм ярдәм рухландыручы, батырлыкка өндәүче көч булып тора, – диде район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин. – Әлеге изге эшкә өлешен керткән һәркемгә чиксез рәхмәтләрне белдерәбез. Махсус хәрби операция тиз арада тәмамланып, якыннарыбыз исән-имин туган җирләренә әйләнеп кайтсыннар!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев