erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче урында

Республикада уртача хезмәт хакы күләме 86 мең сумга җиткән.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белдергәнчә, республика Идел буе федераль округы субъектлары арасында уртача хезмәт хакы күләме буенча беренче урында тора. Аның сүзләренә караганда, республикада уртача хезмәт хакы 86 мең сумга җиткән, әмма икътисад тармаклары һәм республика районнары буенча халыкның керемнәре дәрәҗәсендә шактый аермалар бар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 

Аеруча түбән күрсәткечләр күчемсез милек, кунакханә бизнесы һәм туризм өлкәләрендә күзәтелә, анда уртача хезмәт хакы 50 мең сумнан да кимрәк. Шул ук вакытта Татарстанның кайбер территорияләре хезмәткәрләрнең югары хезмәт хакы белән аерылып тора: кайбер районнарда хезмәткәрләрнең кереме 200 мең сумга җитә.

Ул шулай ук хакимиятләрнең яңа предприятиеләр ачылуны һәм эш урыннарының хезмәт хакы дәрәҗәсен актив күзәтеп баруын, хезмәткә түләү мәсьәләләре буенча комиссия белән берлектә тиешле эш алып баруын раслады. Бу эшчәнлек киләсе елда да сакланачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев