10 сентябрьдә Арча шәһәре гражданнарының җыены булды
Җыенда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Баһаветдинов җирлектә башкарылган эшләр турында хисап тотты. Хокук саклау вәкилләре дә чыгыш ясады.
Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов районда башкарылган эшләр, киләчәккә планнар турында сөйләде, сорауларга җавап бирде. Җыенда ТР Дәүләт Советы депутаты Руслан Йосыпов катнашты.
Соңыннан ТР Электрон Мактау тактасына кертелгән хезмәт алдынгыларына сертификатлар тапшырылды. Алар арасында хезмәттәшебез, ТР атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, 50 елдан артык журналистика өлкәсендә хезмәт куючы Ильяс Фәттаховның да булуы безнең өчен зур горурлык.
Хезмәттәшебезнең Татарстанның Электрон Мактау тактасына кертелүе турында элегрәк язган идек.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев