Безнең «Арча хәбәрләре» газетасында эшләүче веб-редактор Гөлнур Миңнебаева 30 мең сумлык премия белән бүләкләнде.
Чирмешәндә газета, журнал, телевидение, радио журналистлары, хезмәткәрләренең Сабантуенда хезмәт алдынгыларын котладылар.
Безнең "Арча хәбәрләре" газетасында эшләүче веб-редактор Гөлнур Миңнебаева бүләкләнде.
Мондый премияне район һәм шәһәр редакцияләрендә электрон челтәрләрдә эшләүче республикада 10 веб-редактор алды.
Гөлнур, сезне чын күңелдән котлыйбыз!
Гөлнур үз эшенә бирелгән кеше. Көн дими, төн дими, ул компьютерда газетабыз сайтына яңалыклар урнаштыра, видеорепортажлар эшли, урыннарга язарга, видеоларга төшерергә бара. Безнең "Арча хәбәрләре" газетасы сайты алдынгы урында бара. Без һәрвакыт Яшел зонада. Ә таләпләр катгый.
Исән-сау эшләргә язсын! Уңышлар!
Бүләкне "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков тапшырды. Премиянең күләме 30 мең сум.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев