Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Татарстан Республикасының төп дәүләт бәйрәме - Республика көне белән чын күңелдән котлыйм!
Бу искиткеч бәйрәм милләтебезгә, яшебезгә, социаль статусыбызга карамастан, барыбызны да берләштерә. Чөнки нәкъ менә Татарстанның тынычлыкта һәм татулыкта яшәүче күпмилләтле халкы республиканың горурлыгы һәм көче булып тора.
Бүген Татарстан - куәтле, бай, динамик рәвештә үсә торган төбәк, Россиянең күп кенә төбәкләре арасында бөтендөнья масштабындагы иң зур һәм абруйлы чараларны уздырырга сәләтле лидер булып тора.
Республика ярдәме белән безнең район динамик үсештә: яңа йортлар, социаль әһәмияткә ия объектлар төзелә, инфраструктура үсә, нык-
лап төзекләндерү буенча зур эш алып барыла. Район халкы һәм үз исемемнән Рәисебезгә, Хөкүмәткә һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советына ярдәмнәре, район территориясендә яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирә торган программаларны уңышлы гамәлгә ашырулары өчен олы рәхмәтемне белдерәм.
Бүген махсус хәрби операция барышында безнең район һәм рес-публика хәрбиләре батырлык һәм кыюлык күрсәтәләр, илебезнең киләчәге һәм гражданнарның иминлеге өчен көрәшәләр. Без яклау-чыларыбыз белән горурланабыз һәм Җиңүгә ышанабыз!
Район халкы, волонтерлар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, предприятие һәм учреждение коллективлары махсус операциядә катнашучыларга, Донецк һәм Луганск халык республикалары, Курск өлкәсе халкына кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәтәләр. Безнең хәрбиләргә ярдәм иткән һәм ярдәм итүләрен дәвам итүчеләргә, игелек һәм кайгыртучанлык күрсәтүчеләргә рәхмәтемне белдерәм.
Хөрмәтле арчалылар! Бу бәйрәм көнендә барыгызга да сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим! Район һәм республикабыз чәчәк атуы өчен иҗади эшчәнлектә уңышлар юлдаш булсын.
Арча муниципаль район башлыгы И.Г. Нуриев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев