erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары – фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!

Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Бөек Җиңү көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм һәр гаилә өчен аерым бер мәгънәгә ия.  Чөнки сугыш чоры геройлары – безнең туганнарыбыз, якыннарыбыз, бөтен ил белән беррәттән фронтта һәм тылда Җиңү яулау өчен көрәшүчеләр. Батырлыгыгыз, фидакарьлегегез, Ватанның данлы хәрби һәм хезмәт традицияләрен сак-лаган һәм арттырганыгыз өчен сезнең алда баш иябез һәм чиксез зур рәхмәтебезне белдерәбез, хөрмәтле ветераннар.
Бөек Ватан сугышы халкыбызны бер максат – фашизмны җиңү хакына берләштерде, югары патриотизм һәм батырлык уятты. Һәм без бу батырлык турында данны гасырлар аша горурлык белән алып барырга, тарихи фактларны бозып күрсәтүгә һәм халкыбыз казанышларын киметүгә юл куймаска тиеш.
Безнең бабаларыбыз һәм бабаларыбызның әтиләре илне яклады, нацист Германиясен тар-мар итте, сугыш җимергән халык хуҗалыгын торгызды. Хәзер безнең бурыч – фашизмга яңадан туарга юл куймау. Бөек Ватан сугышы елларындагы совет солдатлары кебек бүген безнең якташларыбыз Россия халкының азатлыгын, бәйсезлеген, тарихын, мәдәниятен һәм традицияләрен яклап, нацизмны җиңүгә үз өлешләрен кертә. Бу көнне ветераннар белән беррәттән, хәзерге вакытта кулларына корал тотып Ватанны һәм ватандашларыбызны яклаучы егетләребезгә, сугышчыларыбызга, армиягә ярдәм итү йөзеннән алгы сызыкка гуманитар йөкләр җибәрүче, махсус хәрби операция зонасында булган сугышчыларыбыз гаиләләренә ярдәм итүче һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
Без һәрвакыт Җиңү көнендә берләшәбез һәм халкыбызның дошманга каршы үз-үзен аямый көрәшкәнен искә төшерәбез. Бүген дә берләшү, бердәм булу һәм бу сугышның тынычлык һәм матур тормыш өчен булуын истә тоту бик мөһим! Берләшүебез һәм бердәмлегебез – Җиңүнең нигезе! 78 ел элек безнең халык Гитлер фашизмын юк итте. Һәм бүген Россия армиясе нацизм бүтән беркайчан да башын күтәрә алмасын өчен барысын да эшли. Бу безнең ата-бабаларыбызның васыяте һәм аңа Ватанны саклаучыларның яңа буыннары тугры.
Хөрмәтле якташлар! Май бәйрәме көннәрендә йөрәкләребез өмет, иман нуры һәм рухи көч белән тулсын! Барыгызга да тынычлык, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге телим! Бәйрәм белән! Җиңү көне белән!

Реклама
erid:2VtzqwTRLph erid:2VtzqxUkrz5

Арча муниципаль район башлыгы 
Илшат Нуриев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев