erid:2VtzquqpS7d
Яңа ел төнендә Казанда алты бала туган
Арча яңалыклары

Яңа ел төнендә Казанда алты бала туган

Быел башкалада беренче булып кыз бала дөньяга килгән.

Яңа ел төнендә Казанның бала тудыру йортларында алты сабый дөньяга аваз салган. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

2021 елның беренче төнендә башкалада биш малай һәм бер кыз туган.

Беренче булып, нәкъ төн уртасында 7нче шәһәр хастаханәсенең 1нче бала тудыру йортында кыз бала туа. Аның авырлыгы — 3 килограммга якын, ул — әти-әнисенең беренче баласы.

Арчада быел әле бер бала да тумады, диделәр безгә район хастаханәсенең балалар тудыру бүлегендә. 

https://www.tatar-inform.ru/news/incident/01-01-2021/v-novogodnyuyu-noch-v-roddomah-kazani-rodilis-shest-detey-5796784


Нет комментариев