Егеттән кызга шәп бүләк!
Нинди дип уйлыйсызмы? Соңыннан ул бүләкне кыз нишләтергә белмәгән.
"Сезгә Яңа елга нәрсә бүләк иттеләр? Миңа егетем күсе бүләк итте!" -- дип шалтыратты безгә уртак танышыбыз.
Безгә бу кызык булып китте.
-- Нишләттең күсене? -- дип сорыйбыз.
-- Мин күсе, тычканны яратмыйм. Казаннан кайткан туганыбызга биреп җибәрдем. Абзарга җибәрәсе идем. Әни, кимерер,мәче тотар дип, каршы килде. Туганыбыз, безнең читлек тә бар, туйсак, интернетка куеп, сатарбыз, дип, бик сөенеп алып китте. Бик яратабыз, дип шалтыратты.
Хөрмәтле сайтны укучылар, әгәр дә сезгә дә күсе бүләк итсәләр, безгә языгыз яки шалтыратыгыз әле. Бу безгә һәм сайтны укучыларга бик кызыклы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев