erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Яңа елның беренче көнендә COVID-19 ның 91 очрагы теркәлгән

1 гыйнварда Татарстанда Covid-19ның 91 яңа очрагы теркәлгән, аларның 4се читтән кайтарылган, 87се - контактлы.

23 кеше хастаханәдә, 68 кеше өйдә дәвалана.

Иң күп очрак 30-50 яшьлекләр арасында ачыкланган, 50-60 яшьлекләр арасында 21 авыру очрагы. Шулай ук 18 яшькә кадәрге 6 кешедә авыру табылган.

Бәхеткә, Арчада яңа авыру очраклары юк. Зур шәһәрләрдән Казанда - 56, Яр Чаллыда - 11 авыру ачыкланган.

1 гыйнварга Татарстанда барлыгы COVID19ның 13375 очрагы теркәлгән.

Барлыгы 10738 кеше дәваланган, шуның 19ы - узган тәүлектә.


Нет комментариев