http://arskmetall.ru/?erid=LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Яңа гына шатлыклы хәбәр килеп иреште (ВИДЕО)

Без андый хәбәрләрне яратабыз.

"Арча" спорт комплексында футбол белән шөгыльләнгән 2013 елгы малайлар Аксубайга ярышка бардылар. Тренерлары Ринат Насыйбуллин. 24 апрельдә әти-әниләре "Кечкенәләр бит әле, ничек барып кайтырлар, ничек уйнарлар" -- дип, борчылып озатып калдылар. Кайбер әти-әниләр дә иярде балаларга. Уен вакытында җанатып торачаклар. Ә монда калганнар телефон аша элемтәдә тордылар. 25 апрельдә ярышлар башланды. Күңелле хәбәрләр бер-бер артлы килә башлады. Әти-әниләр күккә сикерде! Һәр уенны борчылып көтеп тордылар. Һәм менә -- соңгы нәтиҗә. Арчаның "Торнадо" командасы Татарстан Республикасының күчмә кубогын алды! Котлыйбыз! Командада менә кемнәр уйнады. Әскәр Вафин, Кәрим Закиров, Айзат Мәрдәнов, Марсель Мотыйгуллин, Азамат Мөхәммәтгалиев, Диас Хәкимов, Сөләйман Хурамшин, Камил Шакиров, Ранель Шәрәфиев, игезәкләр Мурат Юзаев һәм Зәринә Юзаева. Молодцы! Уңышлар! Бүген бераздан Арчага кайтып җитәләр.

Менә кайтып та җиттеләр. Арчада чемпионнарны каршы алалар.

Реклама
2VtzqxJXfYE 2VtzqwHGWdx

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре