Хоккей турнирының нәтиҗәләре түбәндәгечә булды
Ирек Сибгатуллин истәлегенә багышланып уздырылган хоккей ярышларында Яңа Кенәр командасы 1 урынны, Хәсәншәех командасы 2 урынны һәм Шушма командасы 3 урыны яулады.
Алты команда үзара көч сынашты. Уенчыларны җил дә, урыны-урыны белән котырып явып алган кар да туктатмады. Арча районы командаларыннан тыш, турнирда Кукмарадан килгән ике команда да катнашты.
Ял вакытларында тукланып алырга уенчыларга һәм җанатарларга ачык һавада плов, кайнар чәй әзерләнде. Теләгән һәркем сыйлана алды.
Нет комментариев