erid:2VtzquqpS7d
Яңа Кенәрдә хоккей ярышы узды
Арча яңалыклары

Яңа Кенәрдә хоккей ярышы узды

23 февраль көнне Яңа Кенәр авылында хоккей ярышлары уздырылды.

Бу ярышны һәр елны авыл яшьләре Кенәр егете Ирек Сибгатуллин истәлегенә оештыралар. Быелгы уеннарда 7 команда катнашты. Ярышта катнашучылар, килгән кунаклар, җанатарлар җылы чәй һәм коймак белән сыйланды. Кызу уеннан соң, 1 урынны - Яңа Кенәр, 2 урынны - Кукмара районы Сәрдекбаш авылы, 3 урынны Арча ("Тайдфойл") командасы яулады. Афәрин, егетләр!!!   

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев