erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

“Яңарыш”та күбрәк түлиләр

2019 елда район хуҗалыклары арасында иң күп хезмәт хакын “Яңарыш” хуҗалыгы түләгән – уртача 22880 сум.

 

“Игенче”, “Северный”, “Кызыл Яр”, “Ташкичү” ширкәтләрендә аннан бераз кимрәк. Әмма республика буенча уртача хезмәт хакының 24 мең сум икәнлеген исәпкә алсак, безнең иң күп түләүчеләребез дә артта булып чыга әле.

Ә иң аз түләүчеләр – “Төрнәле–Пошалым” ширкәтендә – 17213, “Ватан” ширкәтендә 19211 сум.

Билгеле, күбрәк алу өчен яхшырак эшләргә кирәк. 16 гыйнварда район хуҗалыклары җитәкчеләре, белгечләр белән ел йомгаклары буенча үткәрелгән киңәшмәдә сүз әнә шул турыда барды, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре эшкә әйбәт анализ ясадылар.

Киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев