erid:2VtzquqpS7d
Яңгырлар да булса...
Арча яңалыклары

Яңгырлар да булса...

Яңгырлар да булса...

4 июньдә, һәр елдагы традиция буенча, чәчүлекләрне кабул итү үткәрелде. Район башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар автобуска утырып басулар буйлап үттеләр.

Һава шартлары быел көзге культураларга һәм күпьеллык үләннәрнең беренче кат уңышына зыян салды. Әмма әлегә сабан культуралары әйбәт хәлдә. Яңгырлар яуса күпьеллык үләннәрнең икенче катына өмет бар.

Район башлыгы хәзер терлекләр өчен азык хәзерләүнең иң мөһим мәсьәлә булуына басым ясады.

Ул азык әзерләү техникасын иң яхшы әзерләүче хуҗалыкларга Дипломнар тапшырды. “Казанка” ширкәте – беренче урында.


Нет комментариев