erid:2VtzquqpS7d
Якшәмбе көнне Татарстанга салкыннар килә
Арча яңалыклары

Якшәмбе көнне Татарстанга салкыннар килә

Урыны белән -22 градуска кадәр салкын булуы ихтимал.

Бүген Татарстанда кар һәм буран көтелә. Әмма якшәмбе, 9 гыйнварда, явым-төшемнәр көтелми, республикага салкыннар киләчәк.

Төнлә температура -13 тән -18 градуска кадәр төшәчәк, урыны белән -22 градуска кадәр салкыннар булуы ихтимал. Көндез -7дән -12 градуска кадәр температура көтелә. Юлларда бозлавык саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Дүшәмбе көнне явым-төшем көтелми. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары-9 - -14 градус, көндез -6 - -11 градуска кадәр салкын булачак. 

Татар-информ


Нет комментариев