Якташыбыз Нурзадәгә дәрәҗәле исем бирелде
Татар эстрадасының популяр җырчысы, якташыбыз, Шура-Яңа Кенәр кызы Нурзадә Вәлиуллинага «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелгән.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган мактаулы исем бирү турындагы указ президентының рәсми сайтында чыккан.
Нурзадәне чын күңелдән котлыйбыз. аңа яңа иҗади үрләр яулавын, уңышлар, сәламәтлек, бәхет телибез. Һәрваыт якташларының горурлыгы булып яшәргә язсын үзенә!
Әлеге мактаулы исемНурзадә белән беррәттән, танылган җырчы, бик күп җырлар авторы Айдар Тимербаевка һәм җырчы Азалия Зиннәткә дә бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Комментарии
0
0
Даааа!?!
0
0