erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яраклылык вакыты чыккан машина йөртү таныклыгы җәй уртасына кадәр гамәлдә булачак

Яраклылык вакыты чыккан машина йөртү таныклыгы җәй уртасына кадәр гамәлдә булачак. Бу хакта «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

РФ Президенты үзенең указы белән гамәлдә булу вакыты чыккан яки чыга торган мөһим документларның гамәлдә булу вакытын озайтты.

Шулай итеп, агымдагы елның 1 февраленнән 15 июленә кадәр гамәлдә булу вакыты чыккан машина йөртү таныклыклары өстәмә белешмәләр һәм документларсыз автомат рәвештә озайтылды. Алар ведомство норматив хокукый акты белән алыштыру тәртибе билгеләнгәнгә кадәр  гамәлдә булып санала.

Мондый чара кешеләр коронавирус инфекциясе йоктырмау максатыннан инстанцияләргә барып йөрмәсен өчен кабул ителде

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шуңа да карамастан, Дәүләт автоинспекциясе таныклыкларны алмаштыруны һәм бирүне, шулай ук транспорт чараларын теркәүне һәм имтиханнар кабул итүне дәвам итәчәк, ләкин дәүләт хезмәтләрендә алдан язылу һәм коронавирус инфекциясе таралудан саклануга юнәлтелгән чараларны үтәү шарт булып тора.

Татар -информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X