Яшьләрнең киләчәгенә бәйле проект каралды
2 апрель көнне Арчаның үзәк китапханә бинасында зур утырыш узды
Утырышта яшьләр сәясәтенең үсеш стратегиясе проекты каралды. Әлеге проект үз эченә 2021-2023 елларны ала. Алдагы елларда яшьләрнең киләчәген кайгыртып ниләр эшләнәчәк? Кайсы өлкәнең роле зуррак? Моңа кем җаваплы? Әлеге һәм тагын күп кенә җитди сораулар каралды.
Утырышта районның мәгариф, сәнгать, ЗАГС, спорт мәктәбе, авыл советы җитәкчеләре, мәрхәмәтлелек үзәге вәкилләре бар иде. Шулай ук ТРның Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ренат Садыйков һәм Арча районы башкарма комиеты җитәкчесе Рәсүл Мөхәрәмов та катнашты.
Тулырак газетабызның киләсе саныннан укый алачаксыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев