Язгы--җәйге чорда сак булыйк!
Хәвеф--хәтәрсез яшик.
Яз көннәре. Җәйгә дә озак калмады. Язгы-җәйге вакыт ул янгыннар чыгу куркынычы зур булган чор. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәк.
Шәһәр, авылларда, урманнарда, агачлыкларда, коры елга, чокырларда коры үлән, камыш, чүп-чар, көнкүреш калдыклары, камыл, салам, коры агачлар, бура калдыклары һәм башка янучан әйберләрне яндыру тыела.
Янгынга каршы махсус режим вакытында нәрсәдер яндырырга, ачык ут кулланырга һич ярамый. Ачык ут кулланып, ризык әзерләргә дә (мангаллар, жаровнялар һ.б.) рөхсәт юк. Шәхси йорт ишегалдында учак ягу, махсус билгеләнгән һәм моның өчен җиһазландырылган урыннардан читтә ризык әзерләү өчен ачык утны көйрәтеп җибәрү махсус режимны боза.
Исегездә тотыгыз, тиешсез урында учакны яккан өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.4 мадәсе 2нче өлеше буенча гражданнарга 4000 сумга кадәр штраф, вазыйфаи затларга – 30000 сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләргә – 40000 сумга кадәр, юридик затларга 400000 сумга кадәр штраф каралган.
Гадәттән тыш хәл булган очракта 01, 101, 112 номерларына шалтыратыгыз.
Илгизәр Исмәгыйлев,
Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге инспекторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев