erid:2VtzquqpS7d
Язмышын суд хәл итәчәк
Арча яңалыклары

Язмышын суд хәл итәчәк

Быел 11 октябрь кичендә Арча шәһәрендә юл фаҗигасе булган иде. Нәтиҗәдә ике бала анасының гомере өзелде. Бу уңайдан халык арасында төрле имеш-мимешләр таралды, элеккеге ГАИ хезмәткәре катнашканга “карга карганың күзен чукымый” дип әйтүчеләр дә булды.

 

Район газетасында әлеге вакыйганы күрүчеләрнең хәбәр бирүләрен сораган белдерү басылгач шикләр тагын да артты: күрүче булмаса гаебен  дәлилләп тә булмас, имеш...

Бүген без Арча районы прокуратурасыннан түбәндәге хәбәрне алдык: “Тикшерү комитеты ике бала анасы һәлак булган юл-транспорт һәлакәте факты буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерүне төгәлләде. Арча районында яшәүче 40 яшьлек Инсаф Павловка РФ Җинаять кодексының 264нче маддәсенең 4нче өлешендәге “а,б” пунктларында каралган җинаятьне ясауда (исерек хәлдәге, һәлакәт урынын калдырып киткән кеше тарафыннан, саксызлык нәтиҗәсендә кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу) гаепләү белдерелде.

Тикшерү ачыкланганча, 2019 елның 11 октябрендә 17-18 сәгатьләр тирәсендә Павлов исерек  хәлдә үз автомобиле руле артына утыра һәм урамнарның берсендә җәяүлеләр юлы буйлап урамны аркылучы хатын-кызны бәрдерә.

Гаепләү нәтиҗәсен район прокуратурасы раслады һәм карау өчен судка җибәрде.

Үлемгә китергән юл һәлакәтендә гаепле кеше сак астында тотыла”.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Аллаха тэгэлэ бар ул ???

    • аватар

      Без имени

      0

      0

      Аллаха тэгэлэ бар ул???